Чыгышлар

 ► Орфограммалар белән эш.doc

Язу — телнең график формасы, ул аралашу өчен гаять әһәмиятле  корал булып тора. Орфография язу теленең тәртипкә салынган кагыйдәләрен, дөрес язу юлларын үз эченә ала.

Урта   мәктәп   укучысы,   орфографияне   өйрәнү   нәтиҗәсендә, сүзләрне һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык, грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш.

Язу, эчтәлеге ягыннан төзек һәм кызыклы булып, орфографик яктан грамотасыз булса, ул уңай бәяләнә алмый. Хаталы язуны уку авырлаша, әйтергә теләгән фикер дөрес аңлашылмый, ниһаять,  ялгыш язу кешенең грамотасызлыгын күрсәтә, аның дәрәҗәсен төшерә.

 ► Иҗади үсеш технологиясе.doc

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә иҗади үсеш технологиясен куллану уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә. Дәресне иҗади үсеш технологиясе буенча оештырганда бала физик һәм психик яктан армый, чөнки ул проблеманы хәл итә. Укучы моның өчен дәрестә үз эшчәнлеген төрлечә оештырырга мәҗбүр була. Һәр укучы  “Бүгенге дәрес проблемасын хәл иткәнме, юкмы, ничек хәл иткән?” дигән сорауга җавап биреп, үз эшчәнлегенә, беренчедән, үзе бәя бирергә; икенчедән, үзбәясе иптәшләре һәм укытучы бәясе белән туры килү – килмәвен дәрестән  дәрескә ачыклап барырга тиеш. Педагогика законнарына күчерсәң, укучы һәр дәрестә проблемадан соңгы нәтиҗәгә барып җитәсен ачык күзаллый, шуңа күрә мондый дәресләрдә һәр укучы эш белән мәшгуль була. Һәр дәрестә бала үз мөмкинлекләрен тулырак файдаланып, тиешле белем алырга һәм күнекмәгә ия булырга тиеш.

 

 ► Профильле укыту электив курслар.doc

Гомуми белем мәктәбенең югары баскычында профильле укыту концепциясендә әйтелгәнчә, өлкән классларда профильле белем бирү идеясен гамәлгә ашыру укучы алдына алга таба үз эшчәнлеге өчен тиешле профиль сайлап алу бурычын куя. Шуның белән бәйләнешле рәвештә, профильле белем алуга әзерлек чоры, төп гомуми белем алганнан соң, укучыга педагогик, психологик, мәгълүмати яктан ярдәм итәрлек система булдыруны, IX класс укучыларын өлкән классларда уку профилен сайлап алу, башлангыч һәм урта профессиональ белем системасында укуны дәвам итү өчен тиешле мәгълүмат һәм юнәлеш бирүне күздә тота.

► Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану.doc

Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында торучы белем алу чарасы. Уку – укытуга кискен үзгәреш кертү өчен, компьютер укучы эшчәнлеген оештырырга, аңа юнәлеш бирергә, эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләү мөмкинлекләре тудырырга тиеш. Укучы компьютер ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә үз эшчәнлегенә җитәкчелек итәргә тиеш. Компьютерда бирелгән текстларның һәм биремнәрнең бу таләпләргә туры килүе укучының мөстәкыйль белем алу субъектына әйләнүен аңлата, педагогның укучы эшчәнлеге белән җитәкчелек итү вазифасы компьютерга “йөкләнә”. Моңа бары тик компьютерда белемнәрне махсус алымнар белән оештырганда гына ирешергә мөмкин.

Шәхеснең әхлакый - хокукый үсеше. Хокук культурасы doklad.docx

“Иң яхшы законнар гореф – гадәтләрдән барлыкка килә”, - ди француз язучысы Жозефер Жубер. Гореф – гадәтләрне эченә алган тәртип кагыйдәләре вакыт сынавын үткән кебек булганнар, тормыш ихтыяҗларына тәңгәл рәвештә үзгәртеп торганнар һәм әзер хокук нормасы булып киткәннәр. Хокук әхлак нормалары эчендә хәрәкәтсез ятмый, үзе дә тәрбияли, гаделлеккә, чит кеше хокукын һәм иреген сакларга кирәклегенә өйрәтә. Югары әхлак сыйфатларына ия булган кеше беркайчан да законсыз гамәлләр кылмас. Әйе, безнең җәмгыятьтә хокук һәм әхлак бердәм нигездә корылган, алар гомумкешелек кыйммәтләрен һәм идеалларын чагылдыралар. Ләкин хокук һәм әхлакның ике төрле норматив көйләүче икәнлеген онытырга ярамый. Аларның аерым үзенчәлекләре, тәэсир итү өлкәләре бар.