Эзләнү - тикшеренү эшләре

► Шәҗәрәмдә - ил тарихы rodoslovnaja.doc

                                                        Мирасымда тапталмаган намус

                                                        Йөз сыналган иман калдырам.

                                                        Җиде буын бабам бәхиллеге

                                                        Сиңа кала бар да, ал олан!

         Нур Әхмәдиевнең әлеге шигырь юллары минем колагымда бабамнардан калган васыять булып яңгырый. Дәү әтием үләр алдыннан әтиемне үз янына чакырган да: “Улым, мин сиңа менә шушы кәгазьне калдырам. Бу – кадерле кәгазь, сакла аны. Анда синең үткәнең. Безнең буынның шәҗәрәсе. Шәҗәрә ул, улым, - нәсел агачы. Ә нәсел агачыңны белү, эзләү – барыбызның да изге бурычы. Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын белә. Менә шуңа күрә үзебезнең нәсел агачын төзи башладым, ләкин төгәлли алмадым. Ул сезгә, һичшиксез, кирәк булачак. Аны төзеп бетерүне мин  сиңа  васыять итеп калдырам, югалтма, дәвам ит”, - дигән.

Еллар үткән. Дәү әтием калдырган кәгазь дә онытылган. Ә беркөнне әтием шул кәгазьне миңа бирде. Ул инде саргайган, ертылган. Бу кәгазьне саклык белән генә сүттем. Ни гаҗәп: анда миңа кирәкле “хәзинә”. Гаиләм шәҗәрәсе. Нәселем агачы. Күпме хыялландым бит моны төзергә?! Шәҗәрәмнән гаиләмнең үткәнен, аның кайда, кайчан барлыкка килүен, туганнарымның төрле чорлардагы шөгылен, кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларын белә алам бит мин! Кызганычка каршы, ул төгәлләнмәгән, ярты юлда өзелеп калган. Шулай булса да мин бу “хәзинәгә” бик сөендем. Менә шуннан соң, нәсел агачыбызны төзеп бетерүне, аның тарихын өйрәнүне мин үз алдыма максат итеп куйдым.

Тагын тукталып калдым. Кайдан башларга? Нишләргә? Тарих белән нәсел агачындагы туганнарымның бәйләнешен кайдан белергә? Артка чигенергә ярамый. Уйлана торгач, иң беренче авылымның тарихын белергә кирәклегенә төшендем. Эзләнү – тикшерү эшемне нәкъ менә шуннан башларга булдым.

► Әфганстан - йөрәк ярам

Әфганстан.Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә,дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә,бар халыкны сискәндереп,сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды,илгә кургаш табутлар кайтарды.Әфганстан.Күпләрне тетрәндергән сүз бу.10 ел буена барган беркемгә дә игълан ителмәгән,беркемгә дә кирәге булмаган мәгънәсез сугыш булды бу җирдә.Ни өчен Әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң? Иң элек шушы сорауга җавап эзлим.

 afganistan.doc

► Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче

    Әмирхан Еники – татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Аларда әдип заманы героеның катлаулы язмышын, каршылыклы характерларын күрсәтә. Әдипнең иҗат дөньясы киң һәм күпкырлы. Ул – кешеләр язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр хәлләрне, драматик кичерешләрне тирән аңлаучы һәм шуларны үзенә генә хас чаралар ярдәмендә сәнгать чынлыгына әйләндергән сүз остасы

a.eniki..doc

 Аныклагыч һәм аның җөмләдәге роле 

     Җөмлә төзелешен тикшерүдә, җөмләне кисәкләргә таркатып, аларның үзенчәлекләрен һәм үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү аеруча әһәмиятле. Татар телендә җөмлә кисәкләрен өйрәнү һәм аларны төркемләү рус грамматикасы йогынтысында эшләнә. XIX  йөздә үк инде баш һәм иярчен кисәкләрне аерып карыйлар. Бүгенге көндә баш кисәкләргә – ия һәм хәбәр, иярчен кисәкләргә – аергыч, тәмамлык, хәл һәм аныклагыч, модаль кисәкләргә эндәш һәм кереш сүзләр керә. Сүзләр бәйләнешенә мөнәсәбәттә караганда, хәбәрлекне генә белдерүче кисәкләр буларак, ия һәм хәбәр беренче дәрәҗәле кисәкләр булалар, ягъни алар сөйләм оештыруда беренче дәрәҗәдәге рольне уйныйлар. Үзара төгәлләүле мөнәсәбәткә кергән сүзләрнең иярүчесе буларак, аергыч, тәмамлык һәм хәл икенче дәрәҗәдәге кисәкләр, чөнки сөйләм оештыруда икенче дәрәҗәдәге рольне уйныйлар. Аныклаулы бәйләшештәге сүзләрнең иярүчесе буларак, аныклагыч өченче дәрәҗәдәге рольне уйный. 

anyklagych-issl.rabota.doc