Сыйныф сәгатьләре

    ► Аралашу - күркәм сыйфат.doc

        Аралашу – үзтәрбиянең иң мөһим чарасы. Аралашу вакытында без еллар дәвамында кешеләр арасында урнашкан мөнәсәбәтләр кагыйдәләре белән танышабыз. Нинди кеше булырга кирәклегенә инанабыз. Аралашудан башка кешелек дөньясы яши алмый.  Матур итеп аралаша, сөйләшә белгән кеше - әдәпле кеше. Р.Фәхретдин: “Мөселман булган кеше өчен иң мөһим нәрсәләрнең берсе - әдәп. Әгәр әдәп булмаса, дөнья тормышының тәртибе бозылыр иде. Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер. Әдәп – кешеләрне ямьсез эшләрдән туктата, ялгышлардан саклый.    Кеше эшләгән хаталарыннан оялмаса, башкалардан тартынмаса, аны начар эшләреннән туктатып булмас иде. Ул вакытта инде тынычлык бетәр, тормышның тәме китәр иде”, - дигән. 

► Саулык - зур байлык.doc

Дөньяда иң кирәк нәрсә – саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үезенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Бүгенге өйрәнгән кагыйдәләрне үтәсәгез, аракы, тәмәке, наркотик кебек зарарлы нәрсәләр белән мавыкмасагыз – авырмыйча озын гомер кичерерсез. Сәламәт булыгыз.

Гаилә. Яшүсмер. Наркотиклар. gail-.jash-smer.narkotiklar.doc

              Наркомания – чорыбыз афәте. Россиядә ел саен наркоманиягә бәйле рәвештә 20 меңнән артык җинаять эшләнә. Соңгы   5 елда әйләнештән алынган наркотикларның гомуми күләме 16 тоннадан алып 95 тоннага                    җитте.         Моңарчы без наркотикларны бәхетез гаиләләрдә туып – үскән үсмерләр генә куллана дигән фикер белән килешеп яшәдек. Кайбер ата – аналар: “Минем балам тәртипле, ул начар юлга басмас. Аның                  ашарына да,               кияренә дә, ялына да акчасы җитәрлек. Ул беркайчан да наркоман булмаячак, мин аны яхшы беләм,”- дип фикер йөртә. Ни аяныч, тормыш моның ялгыш фикер булуын раслап тора.                            Наркомания афәте һәркемнең                 ишеген теләсә кайсы вакытта шакырга мөмкин икән.