Сыйныфтан тыш чаралар

 

 ► Җырлап үттем данлы көрәш юлын

     Җырлап кердем тормыш языма!.doc

Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон, венгр шагыйре Петефи, чех язучысы Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Җәлил.

►  Габдулла Тукайга багышланган сыйныфтан тыш чара.docx

      Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң зурысы. Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына.  Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң. Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсез. 

► Тел - тормыш чыганагы, белем чишмәсе (интеллектуаль уен).doc

        Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла.Чарабызның максаты ниндидер зур фәнни ачышлар ясау түгел. Без туган телебезне, әдәбиятыбызны беләбезме? Мәдәниятебез белән кызыксынабызмы?! Безнең максат–менә шундый сорауларга җавап бирү. Бу чарада сез нинди дә булса яңа, өстәмә мәгълүмат алсагыз, ул сезнең фикерләү сәләтегезне үстерергә ярдәм итсә, без бурычыбызны үтәдек, дип санарбыз.