♦  5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы 5_klass_tat.literatura_2015-2016.doc

5 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

 

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”)

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8)

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998)

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”)

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Та тарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от .03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”)

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән)

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы 5 нче сыйныф өчен "Әдәбият" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм

фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программалары” (Төзүче-авторлары: Ф.Г.Галимуллин, Ф.Ә.Ганиева, Д.Ш.Сибгатуллина). – Казан: Татар. кит.

нәшр., 2011), 5 нче сыйныф өчен Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова эшләгән (Казан: Татар. кит. нәшр., 2014) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

11 Татарстан республикасы Лаеш муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Татар Янтыгы төп   гомуми  белем мәктәбе”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

Дәреслек: Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова / - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 175б.

 

Эш программасы структурасы.

                 Татар теленнән эш программасы түбәндәге  бүлекләрдән тора:

  • аңлатма язуы,
  • укыту – тематик план һәм программаның эчтәлегеннән,
  • укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән,
  • укыту-методик комплектыннан
  • планлаштырудан.

Татар балалары өчен әдәбият укытуның төп максаты

Балаларда туган телгә, әдәбиятка карата кызыксыну уяту, татар әдәбиятының бай тарихы, халык авыз иҗаты, талантлы әдипләре, аларның күркәм әсәрләре белән таныштыру. Әсәрләрне аңларга, эзлекле фикер йөртергә, әсәрләрне матурлык ноктасыннан бәяләп кабул

итәргә өйрәтү.

Бурычлары:

- иҗат, әдәбият үсеше, аның тарихи төшенчәләрен аңлап фикер йөртергә өйрәтү;

- әдәбиятның формалашуында һәм үсүендә зур роль уйнаган күренеш – халык авыз иҗаты, аның матур әдәбият белән уртак һәм аермалы якларын күрсәтү;

- матур әдәбиятны милли һәм дөньякүләм культураның бер күренеше итеп карау, аның рухи кыйммәтләрне, традицияләрне саклаучы, тапшыручы икәнен аңлату;

- әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру,әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоретик белемнәр бирү;

- әдәби әсәрдә тасвирланган тормыш вакыйгаларыннан үрнәк һәм гыйбрәт алырга, дөрес, гадел максатлар куярга өйрәтү; - әдәбиятның матурлыгын, хис кичерешләр байлыгынкүрсәтеп, балаларның рухи дөньясын баету;

- укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;

- үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади мөмкинлеген тормышка ашырырга сәләтле шәхес тәрбияләү;

- сөйләм культурасы булдыру.

Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

- әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә карау;

- халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак сыйфатларын, үзенчәлекләрен белү;

- эчтәлек һәм форма берлеген аңлау;

- әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;

- әдәби образларны (кеше, табигать һ.б.) тану;

- әдәби детальләрне таба белү;

   ♦ 3 нче сыйныфта әдәби укудан эш программасы 3_klass_ehdehbi_uku.doc

  ♦ 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы 5_klass_tat.lit.doc

     А.Яхин программасына нигезләнеп төзелде

  ♦ 9 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы 9_klass_tat.lit.doc

                                          А.Яхин программасына нигезләнеп төзелде