3 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы 3_klass_tatar_tele.doc

    Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 3 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (З.И.Җамалетдинова,   Татар теле 3 сыйныф. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013) һәм “Татар теле һәм әдәбияты. Татар телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк  программалар”на нигезләнеп төзелгән эш программасы фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде.

► 5 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы 5_klass_tatar_tele.doc

    Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Р.Г.Хәсәншина  Татар теле 5 сыйныф. Казан: “Мәгариф”, 2012, Р.Юсупов Татар теле 5 нче сыйныф , Казан:Мәгариф 2006) һәм “Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа”сына  нигезләнеп төзелгән эш программасы фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде. 

                                                 ► 9 нчы сыйныфта татар теленнән эш программасы 9_klass_tatar_tele.doc

         Календарь - тематик план, программа материалын 68 сәгатькә бүлеп, атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.Сөйләм үстерү сәгатьләрендә уздырыла торган изложение һәм сочинение ДЙА таләпләренә туры китерелеп уздырыла.   Конспектлар төзү, тезислар язу, аларны редакцияләү, сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен текстлар өстендә эшләп камилләштерү, язмаларны тел, төгәллек һәм сөйләм матурлыгы, грамоталылыгы ягыннан бергәләп тикшерү һәм төзәтү  эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла.Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 9 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Р.Г.Хәсәншина - Татар теле, 9 нчы  сыйныф.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013) һәм “Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га (Казан, Мәгариф, 2010) нигезләнеп төзелгән тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде.  Эш программасы гамәлдәге программа буенча  иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп төзелде.

► 3 нче сыйныфта өстәмә дәресләр (дополнительные уроки - татар теле  

       Тел гыйлеменең аерым тармакларын өйрәнү барышында укучыларда шактый кыенлык тудыра торган төшенчәләр бар. Ул бигрәк тә фонетика бүлегендә авазларның ясалышы һәм әйтелеше, аларны классификацияләү, сингармонизм законы, авазларның позицион үзгәрешләре кебек мәсьәләләргә кагыла. Шулай ук сүз ясалышы,  авазларны язуда дөрес күрсәтү, кагыйдәләргә туры китереп язу да аерым укучыларга авыррак бирелә. Әлбәттә, дәресләрдә татар теленең  орфографиясен һәм пунктуациясен өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Татар орфографиясендә хәл ителеп бетмәгән, аерым игътибар таләп ителә торган мәсьәләләр шактый, тыныш билгеләре куюда да кыен очраклар җитәрлек. Шул сәбәпле, бу төр дәресләрдә фонетиканың билгеләп үтелгән темаларын ныгыту, укучыларның язмаларында еш очрый торган хаталарны кисәтү һәм аларны бетерү юллары өстендә эш алып барылачак. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын күтәрүнең алымнары шактый. Телнең барлык факторларын да бер кагыйдә астына кертеп бетерергә мөмкин түгел. Шуңа күрә бу дәресләрдә орфографиядә  аерым игътибар таләп ителә торган мәсьәләләрнең бер өлеше  карап үтеләчәк. Кагыйдәләрне өйрәнү, аларны истә калдыру һәм язмача күнегүләрдән тыш, бу программада, темаларны ныгыту максатыннан аерым очракларны анализлау, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен мөстәкыйль эшләр, тестлар, диктантлар үткәрү күз алдында тотыла. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, иҗади эшләр, грамматик уеннар да тәкъдим ителә. Дәресләрдә информацион технологияләр куллану, модельләштерү аша белемнәрне үзләштерү тагын да нәтиҗәлерәк булачак.

        Укучы, фонетиканың төп үзенчәлекләренә төшенү, орфографик кагыйдәләр, сүз ясалышы кебек татар теленең кыен очракларын өйрәнү нәтиҗәсендә, үз фикерләрен һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык,  грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш.

urok_po_tat.jazyku-3_klass.docx