Иншалар
♦Сак булыгыз, шаярмагыз! sak_bulygyz-shajarmagyz.doc
Сак булыгыз, шаярмагыз!
Янган учакка карап торам. Ялкынланып янучы ут, бер яктан комсыз, рәхимсез була, икенче яктан, ул көчле сихерле, мавыктыргыч. Мизгел эчендә ялкынның төсе, рәвеше кырыкка әйләнә. Учак күзгә күренеп кими, ботаклары сына, шартлый. Ут янында үзеңнең көчсезлегеңне тоясың.Төтен ачысы да, якын җибәрми торган кызуы да ут белән уйнарга ярамаганны искәртә. Шунда син аның куркыныч, зәһәр, явыз икәненә тагын бер кат ышанасың.
Ут – куркыныч. Ут – афәт. Ут – кайгы. Ул яндыра, көйдерә, кара көлгә калдыра. Шулай булса да, борынгы бабаларыбыз утка серле тереклек иясе итеп караганнар. Элек – электән кеше ут табарга өйрәнгән. Үзләренең торак урыннарында сүндермичә саклап тотканнар. Чөнки алар утта ашарга пешергәннәр, ут ерткыч хайваннарны куркыткан, салкыннан коткарган. Утка аллага табынгандай табынганнар, аның турында риваятьләр сөйләгәннәр. Әмма утта хәвеф яшеренгәнен дә онытмаганнар алар.
Вакытлар үткән. Сүнми торган учаклар да, аңа табынучылар да беткән. Ә ут дигән хәвеф сакланган. Аңа җан өрергә Шырпы пәйда булган. Гади генә, кечкенә генә, ябык кына, күкерт башлы шырпы. Башка куркыныч әйберләрдән бер яхшы гадәте белән аерылып торган. Үзе генә ул берәүгә дә начарлык эшләмәгән.
Шул шырпы ваемсыз, битараф, игътибарсыз, саксыз кешеләр кулына килеп эләгә дә тирә - юньгә бик күп зыян сала. Шуның аркасында күпме кеше йорт – җирсез кала. Әти - әниләр балаларын, балалар әти - әниләрен мәңгелеккә югалта. Иген басулары янып, колхоз – совхозларга күпме зыян килә. Ә урманнардагы янгын бигрәк тә куркыныч. Шушындый афәт килеп чыкмасын өчен, минем балаларга, яшьтәшләремә, өлкәннәргә әйтер сүзем бар.
Әй, син бала!
Шырпыны һич кулыңа алма!
Синең кулда шырпы китерә бәла – каза.
Гаиләңә, күршеләргә хәсрәт салма,
Шуны аңла:
Янгын чыкса, йорт – җиреңнән күмер
һәм көл кала.
Әй, өлкәннәр!
Минем сезгә дә сүзем бар.
Өйдән чыккан чакта һәрчак булыгыз уяу.
Газың янып калмаганмы, игътибар ит?!
Розеткадан үтүгеңне син алып кит.
Тартучылар, ваемсызлык күрсәтмәгез,
Тарткан килеш диванда йоклап китмәгез.
Сүндермичә төпчекне һич ташламагыз,
Ут чыгудан куркыгыз, сез! Сак булыгыз!
Әй, яшьтәшем!
Колак салчы син дә сүземә.
Табигатьтә учак ягып ял иткәндә,
Учагыңны сүндермичә китә күрмә.
Әй, кешеләр!
Ишетегез минем сүзне,
Янгын чыкса, аямый ул һич беркемне.
Яндыра ул, көйдерә ул яшеллекне.
Кара корым, төтен баса җирне, күкне.
Бу афәтне булдырмаска тырышыгыз,
Шаярмагыз! Сак булыгыз! Онытмагыз!
Насыйрова Айгөл
♦ "Соңлап килгән бәхет" хикәя .doc
Әйе. Вакыт дигәнең ничек тиз үтә икән. Сәрия дә әле генә сабый бала иде. Әти - әнисе янында булганда, бик бәхетле иде ул. Кечкенә чакта без аның белән һәрвакыт бергә, аерылмас дуслар идек. Бергә еладык, бергә көлдек. Җәйләрен бергә су коендык, әниләребезгә ияреп җиләккә йөрдек. Салкын кышларда чаңгыда, чанада шудык. Кыскасы, һәрбер туган көнгә сөенеп, табигатьнең бөтен матурлыгына сокланып яшәдек без ул чакларда. Тик үсә - үсә араларыбыз әкрен - әкрен суына барды. Моңа безнең гаиләләребездәге аерма да тәэсир иткәндер, мөгаен. Чөнки мин, аллага шөкер, тулы, тату, түгәрәк гаиләдә үстем. Ә дустымның ул яктан бәхете булмады.
♦ Гаиләм - җылы учагым
Кем генә рәсем ясарга яратмый икән?! Бигрәк тә кечкенә чагында. Кулымда нәни чагында һәр бала ясый торган рәсем. Бәхетле гаилә рәсеме. Кулга – кул тотынышкан әти, әни, кыз һәм малай сурәтләнгән анда. Һәм, әлбәттә, кояш, үзләре яшәгән йорт, тәрәз каршында үсүче агач. Өйдә җылы: морҗадан төтен чыга... Барысы да бар. Иң кадерле кешеләр - янда, иң кирәге - янәшәдә. Дөнья бөтен, дөнья түгәрәк. Никадәр тирән мәгънә салынган бит бу рәсемгә! Һәр кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга, балалар үстерергә тиеш дигән гыйбарә чагыла анда.
Рәсемгә карап озак кына уйланып утырганнан соң, мин дә, үземнең гаиләмне кәгазь битенә төшерү өчен, кулыма каләм алдым.
Гаилә. Нинди кечкенә сүз! Бары тик биш кенә хәрефтән тора. Ә никадәр яктылык, күңел җылысы бөркелә бу сүздән. Гаилә - ул җылы учак. Ә безнең гаилә учагы янына әтием, әнием, дәү әнием, апам белән мин җыелабыз. Никадәр якын, кадерле, үз кешеләр!
Әти - әни безнең өчен иң кадерлеләре, иң газизләре. Бу ике зат – гомерләренең азагына кадәр үз балаларының шатлык - куанычларына сөенеп, кайгы - михнәтенә көенеп яшәүчеләр, хәлләреннән килгән кадәр яхшы эшләр генә башкаручылар.
Әти! Әтием! Ул - гаиләбезнең терәге, төп таянычы. Бүгенге көндә ул Янтык урман хуҗалыгында шофёр булып эшли. Үзенең һөнәрен яратып башкара. Әтием - шәфкатьле, игелекле кеше. Уңган да, бик эшчән дә ул. Ниләр генә башкармый аның куллары! Безне дә кечкенәдән хезмәтне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга һәрвакыт ярдәмчел булырга өйрәтә.
Әни! Әнием! Ничек матур яңгырый бу сүзләр! Күкрәк сөтең белән туендыручы, сулышларың белән җылытучы, моңайганда назлап иркәләүче әнием. Менә нинди ул минем әнием! Татар Янтыгы урта мәктәбендә укучыларга татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирә. Үз фәнен бик ярата. Шуның өстенә матур итеп рәсем ясый, күпләрне көнләштерерлек итеп бәйли, чигә белә. Әнием безне генә түгел, үзенең укучыларын да туган телне яратырга, саф күңелле, тырыш, гадел, зирәк булырга өйрәтә.
Гаиләбезнең иң өлкән кешесе – ул минем дәү әнием. Безнең гаиләбезнең хәзинәсе, киңәшчесе. Кайсыбыз гына, нинди генә эш башласак та, иң беренче дәү әнием янына барабыз. Аның киңәше белән башланган эшнең ахыры да һәрвакыт яхшы була. Кичләрен дәү әнием безгә әби – бабаларыбызның гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре турында сөйләргә ярата. Димәк, ул - ата – баба йоласын саклап, килер буыннарга тапшыручы да булып тора.
Әти - әниемнең “җимешләре” – апам белән мин. Хәзерге вакытта икебез дә мәктәптә белем алабыз. Апам – мәктәпнең алдынгы укучысы. Ул унберенче сыйныфта укый. Район һәм республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулап кайта, грамоталар белән бүләкләнә. Апамның уңышлары өчен мин бик сөенәм. Һәрвакыт аңа охшарга тырышам, нәрсә генә эшләсәм дә, аны үземә үрнәк итеп куям.
Мин үз гаиләмне бик яратам, андагы һәр гаилә әгъзасы белән горурланам. Минем өчен генә түгел, авылыбыздагы барлык гаиләләргә дә үрнәк булып тора минем гаиләм. Чөнки анда кешелекле, миһербанлы, изге күңелле кешеләр яши. Аларның һәрберсеннән җылы нур бөркелә. Иншамны дәү әнием яратып сөйли торган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Ата – ана хакы дигән
Кануннар яшәп калсын.
Гаиләләр һичкайчан да
Кыйбласын югалтмасын.
Насыйрова Айгөл
♦ "Ут – яндыра, ут- көйдерә, кара көлгә калдыра" (булган хәл)
Янган учакка карап торам. Ялкынланып янучы ут, бер яктан, комсыз, рәхимсез була, икенче яктан, ул - көчле сихерле, мавыктыргыч. Мизгел эчендә ялкынның төсе, рәвеше кырыкка әйләнә. Учак күзгә күренеп кими, ботаклары сына, шартлый. Ут янында үзеңнең көчсезлегеңне тоясың. Төтен ачысы да, якын җибәрми торган кызуы да ут белән уйнарга ярамаганны искәртә. Шунда син аның куркыныч, зәһәр, явыз икәненә тагын бер кат ышанасың.
Ут – куркыныч. Ут – афәт. Ут – кайгы. Ул яндыра, көйдерә, кара көлгә калдыра. Шулай булса да, борынгы бабаларыбыз утка серле тереклек иясе итеп караганнар. Элек – электән кеше ут табарга өйрәнгән. Үзләренең торак урыннарында сүндермичә саклап тотканнар. Чөнки алар утта ашарга пешергәннәр, ут ерткыч хайваннарны куркыткан, салкыннан коткарган. Утка аллага табынгандай табынганнар, аның турында риваятьләр сөйләгәннәр. Әмма утта хәвеф яшеренгәнен дә онытмаганнар алар.
Вакытлар үткән. Сүнми торган учаклар да, аңа табынучылар да беткән. Ә ут дигән хәвеф сакланган. Аңа җан өрергә Шырпы пәйда булган. Гади генә, кечкенә генә, ябык кына, күкерт башлы шырпы. Башка куркыныч әйберләрдән бер яхшы гадәте белән аерылып торган. Үзе генә ул берәүгә дә начарлык эшләмәгән. Ә менә шул шырпы ваемсыз, битараф, игътибарсыз, саксыз кешеләр кулына килеп эләгә дә гаиләләренә, туганнарына, тирә - юньгә бик күп зыян сала.
Әле күптән түгел генә ваемсыз кеше кулына килеп эләккән шырпы аркасында килеп чыккан хәл Татар Янтыгы авылы халкын тетрәндерде.
30 нчы июньнән беренче июльгә каршы төндә була бу хәл. Миннур абыйның йортында янгын чыга. Аның кайдан чыгуын, ничәдә чыгуын ул вакытта берәү дә белми. Печән өсте булганга, авыл халкы да татлы йокыда була. Бары әче тавышлар чыгарып узып киткән машина тавышы гына авыл халкын сискәндереп уята. Әле бер капкадан, әле икенче капкадан чыккан авыл халкы ярдәмгә ашыга. Ләкин халык җыелганда, бу җыйнак кына йортны инде янгын чорнап алган була. Халык җыела, тик халык арасында йорт хуҗасы гына күренми.
Озак та үтми пыскып яткан кара күмер арасыннан, Миннур абыйның янган гәүдәсен табып алалар, янында кул сәгате. Төнге сәгать өчтә ул да туктаган.
Ник ул мондый хәлгә төшкән? Бу көнне бит ул беренче көн эшкә - кичке каравылга киткән була?!
Ә Миннур абый ул кичне, чыннан да, эшенә бара. Үзенә йөкләнгән бөтен эшне җиренә җиткереп үти. Күпме генә шунда калырга теләсә дә, йөрәгенә урын таба алмый һәм кире өенә кайтып китә. Эх, шул чагында кайтмаган булса икән... Ләкин өенә керә алмый, чөнки тормыш иптәше ике баласы белән әнисенә кунарга менеп киткән була. Шуңа үч итеп, хуҗа кеше абзарга бензин сибә һәм шырпы сызып җибәрә. Ә шырпыдан чыккан ялкынга шул гына кирәк тә инде. Бер мизгел эчендә ялкын телләре өйне генә түгел, Миннур абыйның үзен дә чолгап ала. Ниндидер аңлашылмаучанлык аркасында гаилә йорт – җирсез, ике ир бала әтисез кала. Ә күршедәге урын өстендәге ике әби ниләр кичерде икән ул төндә?
Ярый әле табигать бу төнне авыл халкына рәхимле, шәфкатьле була. Бу төндә ниндидер сихри тынлык хөкем сөрә. Юкса, бер ваемсыз, игелексез кеше кулындагы шырпы аркасында күпме кеше йорт – җирсез калыр иде. Иген басулары янып, колхозга күпме зыян килер иде...
Тагын янган учакка карыйм. Үзем карыйм, үзем уйланам. Ә бит чынлап та ялкын телләре беркемне дә, бер нәрсәне дә аямый. “Тизрәк – тизрәк, миңа булсын”, - дип, һаман югарыга үрмәли. Минем аның телләрен туктатасым килә. “Юк, сез югарыга үрмәләп, безгә кайгы – хәсрәт китерергә тиеш түгелсез”, - дип әйтәсем килә. Тик алар мине тыңламыйлар. Мине генә түгел, алар беркемне дә тыңларга да, ишетергә дә сәләтле түгелләр.
Гарафутдинова Гөлия
♦ Иминлек сагында
Бәхет... Ә нәрсә соң ул бәхет? Байлык, дан –шөһрәт, дәрәҗә, үзең өчен, үз рәхәтең өчен яшәүме? Әллә башкачаракмы? Бәлки, киресенчә, кешене кайгыртып, башкаларның матур, тыныч тормышы өчен, гаделлек, дөреслек, тигезлек өчен көрәшү – чын бәхеттер? Мин шундый фикердә. Җәмгыятькә бер тиенлек тә файда китермичә шәхси бәхетләре белән генә чикләнгәннәрне мин чын кеше дип атый алмыйм. Кеше дигән бөек исемне йөртергә лаеклы һәрберәү бу сүзләрнең асылын яхшы аңларга тиеш. Тирә - яктагыларның бәхетен, шатлыгын, кайгысын үзенекедәй кабул итеп, һәрвакыт ярдәмгә килергә, киңәш бирергә әзер торучылардан үрнәк алырга кирәк. Ә бармы соң андый кешеләр? Әйе, бар. Алар – милиция хезмәткәрләре .
Милиция... Милиционерлар... Бу сүзләр күңелдә төрле хисләр уята. Бер яктан шомландыра, ә икенче яктан күңелне тынычландыра. Шомланасың, чөнки милиционерлар күп вакытта ниндидер начар эшләр, гамәлләр кылынган җиргә килә. Тынычланасың, чөнки алар төрле явыз кешеләрдән, сиңа яки җәмгыятькә начарлык китерергә теләгән адәмнәрдән саклый, авыр вакытларында ярдәм итә.
Хокук саклау органнарының төрләре бик күп. Һәрберсенең аерым үзенчәлекле һәм охшаш яклары да бар. Әмма барысы да зур кыюлык, батырлык, нык ихтыяр көче, үз хезмәтләренә ихлас бирелгәнлек таләп итә. Алар иң югары дәрәҗәдә әхлаклы һәм физик яктан көчле булырга тиеш. Бәла – каза була калса, иң беренчеләрдән булып, милиция хезмәткәрләре ярдәмгә ашыга. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, башкаларны коткарырга омтыла. Мондый батырларга ничек сокланмыйсың да, алар белән ничек горурланмыйсың?! Төрле җинаять эшләрен тикшерүчеләр дә, урлаган, талаган, кеше үтергән вәхшиләрне эзләүчеләр дә шушы куркусыз милиционер абый – апалар бит.
Үзләренең шәхси сыйфатлары, тырыш хезмәтләре белән безгә үрнәк булып торучы милиционерлар арасында авылдашларым да бар. Юл иминлеген саклаучы Насыйров Рәис, участок инспекторы Кәримов Раил, милиция подполковнигы Вахитов Наил абыйлар. Соңгысы - авылыбызның гына түгел, Казаныбызның да хөрмәтле кешесе. Чын милиционер, кыю ир – ат, гаилә башлыгы булу белән беррәттән, ул - искиткеч гадел, намуслы кеше. Таләпчән. Кырыс булуы белән беррәттән бик шәфкатьле, игелекле, мәрхәмәтле, олы җанлы диләр аны белүчеләр. Мин дә шулай уйлыйм. Ә ничек яулаган соң ул бу хөрмәтне? Барысы да гади генә башланган.
1952 нче ел. Лаеш районы Татар Янтыгы авылында яшәүче Вагыйз абый белән Рабига апа гаиләсендә өченче бала булып Наил туа. Әти - әнисе укытучылар булгангамы, өчесе дә бик тәрбияле булып үсеп җитәләр. Ә менә Наил үзенең тырышлыгы, җаваплылыгы белән башкалардан аерылып тора. Шуңа күрә аңа зур өметләр баглыйлар.
Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул күрше Балык Бистәсе районының Олы Солтан урта мәктәбенә укырга китә. Анда да Наил абыйны спортта дисеңме, укуда дисеңме һәрвакыт мактап торалар. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә: 1970 – 1972 нче елларда армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач, Казанга “Теплоконтроль” заводына токарь булып эшкә китә һәм бер үк вакытта Казан дәүләт университетының тарих факультетында укый. Кулына диплом алгач, Наил абый да әти - әнисе юлыннан китә: Биектау районының Дөбьяз урта мәктәбендә тарих укыта. Ләкин монда да ул җанына тынычлык таба алмый: нидер көтә.
Ниһаять, 1983 нче елда, аны Татарстан эчке эшләр министрлыгының ДАИ бүлегенә пропаганда хезмәтенә эшкә чакыралар. Монда ул радио – телевидение, матбугат чаралары аша юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау, уку йортлары, транспорт оешмалары, хезмәт коллективларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүне оештыру вазыйфаларын башкара. Авыр, җаваплы, ләкин кызык эш. Шуңадыр җитәкчеләре аның тырышлыгын күреп, шул ук елны милиция лейтенанты дигән махсус дәрәҗә бирәләр.
Ә милиция офицеры булгач, башка бурычларны да үтәргә туры килә аңа. Республиканың шәһәр – районнарында ДАИ органнары эшчәнлеген тикшерү, рейдларда катнашу, юл – патруль хезмәткәрләре белән эшләү, кыскасы, дәүләт автоинспекциясендә башкарылган чараларның барысында да катнаша ул. Татарстанда гына түгел, хәтта Үзбәкстан, Новосибирск, Ростов һәм Россиянең башка бик күп шәһәрләрендә яшәүче халыкка изгелек, яхшылык кылырга өлгерә ул Наил абый.
1996 нчы елда Татарстан эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлегенә эшкә алына. Монда да ул, башлыча, татар радио – телевидение, матбугат органнары белән багланышлар өчен җавап бирә. Криминаль темага телевизион сюжетлар хәзерли: “Досье – 02” тапшыруын чыгара, “Вести. Дежурная часть. Татарстан”, “Нелегальное экономическое пространство” дигән телепрограммаларны эшләүдә катанаша. Бүгенге көндә дә шунда эшли. Шулай ук җинаятьчелек турында язылган, җинаятьчеләрне фаш иткән, бигрәк тә, ришвәтче түрәләрне тәнкыйтьләүче мәкаләләр авторы. Аның бу мәкаләләре белән “Мәдәни җомга” газетасында танышырга була. Моның кадәр хезмәт башкару өчен, һәр җинаятьне белергә, аны ачуда катнашырга, тикшерергә, өйрәнергә туры килә һәм халыкка җиткерерлек итеп әзерләргә дә кирәк бит! Ничек барысына да өлгерә ала икән соң Наил абый?! Менә ниндиләре дә була икән милиционерларның!
Шуңа күрә бүгенге көндә Наил Вагыйз улы Вахитов - Татарстан эчке эшләр министрлыгының аеруча мөһим вазыйфалар буенча өлкән инспекторы, милиция подполковнигы, өч медаль, СССР һәм Татарстан милициясе отличнигы бүләге иясе, Татарстан эчке эшләр органнарының Мактаулы хезмәткәре исеменә лаек шәхес. Менә нинди зур исемнәргә ирешкән гади генә авыл баласы.
Җир йөзендә Наил абый, Раил абый, Рәис абый кебек милиционерлар булмаса, бу тормыш ничек булыр иде икән ул? Борынгы әбиләребез әйтмешли “ана – кызны, ата – улны белми торган” мәхшәр булыр иде. Теләсә кем, теләсә нәрсә эшли, урлый, үтерә, вата – җимерә. Ә бит болай барса, тормыш озак дәвам итмәячәк. Менә шуңа күрә дә безнең саклаучыбыз булган милицияне һәрчак яклыйк һәм хөрмәт итик. Аларга булган ихтирамыбызны югалтмаска тырышыйк.
Мин үзем дә һәрвакыт форма кигән кешеләргә сокландым. Кечкенә чагымда милиционер булырга да хыялландым.
Кичке күктә җем – җем итеп бик күп йолдызлар яна. Матур бит, әйеме?! Искиткеч гүзәл күренеш! Кыскасы, күкне йолдызлар бизи. Тормышыбыз җирдә дә һәрвакыт шулай матур булсын өчен җирнең үз йолдызлары бар. Ул – милиционерларның погоннарындагы йолдызлар.
Шәфигуллина Зөлфия
Минем яраткан укытучым.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Зәвык белән бизәлгән, якты, чиста татар теле һәм әдәбияты кабинетында дәрес бара. Бер кечкенә малай сөекле шагыйребезнең шигырен яттан укый. Укытучының күзләре укучыга яратып, сокланып карый. Әнә шулай, бездә, балаларда, милләтебезнең киләчәген күрә белүче остаз ул - минем укытучым Насыйрова Әлфия Хәмис кызы.
Аның һәрбер дәресе үзе бер кечкенә генә ачыш кебек. Беренче карашка, авыр тоелган кагыйдәләрне аңлаешлы итүдә, татар теле һәм әдәбияты кабинетында ул туплаган бай дидактик материал ярдәмгә килә. Дәресләрне терәк-схемалар, перфокарталар, карточкалар, тестлар, контроль сораулар кулланып үткәрү, минемчә, барысы да аларның нәтиҗәлелеген арттыра. Безнең Татар Янтыгы урта мәктәбе укучыларының татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән үткәрелгән олимпиадаларда, төрле конкурсларда ел саен район һәм республика буенча призлы урыннар яулавы, шушы хезмәтләрнең ачык күрсәткече булып тора. Үземә килгәндә, бу уку елында, татар теленнән олимпиадада 3нче урын алдым. Киләчәктә укытучымны беренче урыннар алып та сөендерәсем килә.
Шагыйрь - язучыларыбызның әсәрләрен тирәнтен анализлау аша, туган җирнең матурлыгын күрергә, халкым белән урынлы горурланырга, мин нигездә, татар әдәбияты дәресләрендә өйрәндем дип беләм. Шул дәресләрнең дәвамы булып, остазым җитәкчелегендә эшләп килүче “Алтын каләм” түгәрәге тора. Анда башкарган иҗади эшләребез бик күп. Әлфия Хәмис кызы Насыйрова – минем фәнни җитәкчем. Узган, 2008- 2009нчы уку елында, без, “Күп гасырлы Ватан тарихы битләрендә - гаиләм тарихы” дип аталган IV Бөтенрәсәй гуманитар - мәгърифәти конференциясендә катнашып, “Минем
шәҗәрәм” номинациясендә, 3нче урын яуладык. Ничә еллык эзләнү- тикшеренү нәтиҗәсендә туган бу хезмәт “Насыйровлар нәселе тарихта” дип аталды. Укытучым белән без, җиде буын бабаларыбызны, нәселебездәге күренекле шәхесләребезне һәм аларның тарихта тоткан урынын ачыкладык. Болар өчен мин Укытучыма бик рәхмәтле. Бер мин генә түгел, түгәрәккә йөрүче башка укучылар да үз нәсел тарихлары белән кызыксыналар, туктаусыз язалар. Димәк, ул безнең күңелләргә иҗат орлыклары сала алган. “Аулак өй”ләрдә җырлап-биеп күңел ачулар, бәйгеләрдә катнашулар, халкыбызның төрле уеннарын уйнап шаярулар - минем өчен, мәктәп елларының иң кадерле истәлекләре булып калырлар. Ә алар барысы да минем кадерле укытучымның исеме белән бәйләнгән. Әлфия апа үз профессиясенә карата хөрмәт уята алган югары белемле шәхес. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, кечкенәдән күңел түрендә бөреләнгән хыялын тормышка ашыру өчен, ул Казан педагогия училищесына укырга керә. Кулына диплом алганнан соң, табигатьнең иң гүзәл почмагы булган минем туган авылым – Татар Янтыгына юнәлә. Шул көннән башлап, урта мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Читтән торып, КДПУ тәмамлый. Укучыларында үз һөнәренә мәхәббәт уята алган остаз ул. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында аның юлыннан киткән шәкертләр генә дә дистәдән артып китә. Хәзерге көндә дә аның ике шәкерте КДУда белем ала.
Апа һәр көнне үзе белән мәктәпкә чиксез җылылык, яктылык алып килә. Һәр дәресенә җентекләп әзерләнүче тынгысыз җанлы педагог, балалар күңелен аңлаучы психолог, үз фәненә мәхәббәт уята белүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы ул Насыйрова Әлфия Хәмис кызы. Һәрчак эзләнә, яңалыкка омтыла, без укучыларын да шуңа өйрәтә. Мәктәптә, укучылар арасында узган 22ел аңа чиксез шатлыкларын да, борчуларын да бүләк иткәндер. Әмма ул сабыр. Ямьле Апас якларында туып-үскән, бәхетен Татар Янтыгында табып, күршебездә генә яшәүче сөйкемле укытучы апа ике кызына кайгыртучан әни, Ринат абыйга тугрылыклы тормыш иптәше, каенанасына яхшы килен булып тора. Авыр вакытларда ярдәм кулы сузарга әзер торучы алыштыргысыз күрше дә, авылдаш та ул. Шуңа күрә, Әлфия апаны авылда һәркем белә, һәркем хөрмәт итә.
Ил карты да сиңа башын иеп,
Мөгаллим дип, зурлап эндәшә.
Яшьләр синнән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сиңа тиңләшә.
Әнә шулай хөрмәтлиләр бездә Әлфия апаны.
Барыбызга бер генә
Белмим, ничек өлгерә?
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле.
Шат йөзле Әлфия апа
Күңелләргә бик якын.
Горурланам урынлы