Укучыга ярдәмгә

Кадерле, укучыларым!

    Бу бүлекне сезгә багышлыйм. Мин бирегә бердәм дәүләт тестына әзерлек буенча мәгълүматларны, яңалыкларны урнаштырып барырга тырышам. 

    ♦ "Татар телен 5 легә" сайтының сезгә ярдәме тиячәк. Рәхим итегез.  t-t-5.ru

   ♦  ОГЭ татар теле 9 класс ogeh_tat.jazyk-2016_pub_499014-1.rar

   ♦  БРТ - 2016 Демоверсия  demoversija_pub_366210.rar

   ♦ Сочинение - фикерләмә язу sochinen.doc

Сочинение язу – шул тексттан алынган өзекнең мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп язылган эш. Языла торган сочинениенең эчтәлеге – тексттагы мәгълүматны анализлау. Ә текстның эчтәлеген язу түгел.Әлеге типтагы сочинение язу – өч өлештән тора.

-        Кереш өлеш–исбатланырга тиешле фикер, ул 1-2 җөмлә белән формалаштырыла

-        Төп өлеш – фикерне логик дәлилләп, стилистик хаталарсыз язу

-        Йомгаклау – нәтиҗә язу

   ♦ Гади җөмлә буенча кагыйдәләр. gadi-ml_kagyjd-l-r.doc

Ия- баш кил-тә килеп, аерым сүзгә буйсынмаган теләсә кайсы сүз белән белдерелә ала. Бр генә сүздән торган гади ия дип атала. Таркалмый торган сүзтезмәләрдән торган ия тезмә ия дип атала.Ия баш кил-тә килә, башка сүзләргә буйсынмый, ия янында бәйлекләр булмый.

Хәбәр- ия турында нәрсә булса да хәбәр итә . Гади хәбәр 1сүз б\н белдерә. Кушма х-р мөстәкыйльсүзгә ярдәмлекләр (бәйлекләр, ярд.фиг., кисәкчәләр) ялганып ясала. Тезмә х-гә таркалмый торган сүзтезмәләр керә.

Аергыч –һәрвакыт исем белән белдерелгән кисәкне ачыклый. Барлык сүз төркемнәре дә аергыч була ала, тик алар исемне ачыклап килергә тиешләр. Аер-ны билгеләү өчен, башта исемне, аннары аңа ияргән сүзне табарга кирәк. Аер-ны ияртеп килгән сүз аерылмыш дип атала.(Халык батыр уллар үстерә. Батыр аергыч, уллар- аерылмыш)

Тәмамлык –Эш-хәрәкәтен белдерүче сүзгә ияреп килгән һәм аның үтәлүенә бәйле предметны, затны күрсәткән иярчен кисәк. Тәм-лык ияртүче сүзгә килеш куш-лары, бәйлекләр, янәшә килү чарасы аша иярә. Туры тәмам.төшем килеш куш-сы алган яки алу ихтималы булган тәм-к. Кыек тәм-к-ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше куш-лары һәм бәйлек ярдәмендә иярә торгаааааан тәм-к.

Эш- хәрәкәтнең кайда, кайчан, ничек, ни сәбәпле, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлү –үтәлмәвен күрсәтеп, фиг-гә ияргән иярчен кисәкләр хәл дип атала. Хәл-р билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, сыйфатка, рәвешкә ияреп килергә мөмкин.

Урын хәле Эш яки хәлнең урынын белдереп, Кая? Кайдан? Кайда? С.җ.б. торган хәл(Ю.к., Ч.к., У-в.к. килгән исемнәр, урын рәвеше, бәйлек белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелә)

Вакыт хәле-эш-х-нең вакытын, башлануын, бетүен, күпме дәвам итүен белдереп, ф-не ачыклап килә.(Кайчан? Кайчангга чаклы? Кайчаннан бирле? с.җ.б.)

Рәвеш хәле җ-дә эш-ң ни рәвешле, ничек үтәлүен белдереп, Ничек? Ни рәвешле? с.җ.б.к.т.иярчен кисәк.(рәвешләр, х.ф-нең 1нче,2нче төрләре, бөйлек б\н килгән исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркемнәре; сүз төрк-ә –дай-дәй.

Күләм хәле-җ-дәэш яки х-ң, билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, күпме? Никадәр?ни дәрәҗәдә? с.җ биргән иярчен кисәк.

Сәбәп хәле җ-дә эш-х-ң сәбәбен белдереп ник? Ни өчен? Ни сәбәпле? Нигә? Нилектән? Нәрсә аркасында? к-к с.җ. булып килә торган иярчен кисәк.

Шарт хәле җ-дә эш-х-ң шартын белдереп, ф-гә буйсынып килгән ярчен кисәк.(нишләсә? Нинди шартта?)

Кире хәл җ-дә көтелгән эш-х-ң киресен белдереп, фиг-гә ияреп килә. (Ул нишләсә? Нәрсәгә карамастан?) Кире хәл да,дә,та,тә кис-нең берсен алган шарт ф.яки карамастан бәйлек сүзе б\н килгән исемнәр яки затланышсыз ф-ләр б/н белдерелә.

Аерымланган иярчен кис-р аерым бер мәгънәгә ирешү өчен, интонацион яктан әйтелгән иярчен кис-р.М-н: Нәфисә б\н Хәйдәр, сөйләшә-сөйләшә, алма бакчасына баралар. (Өтер б/н аерыла)

   ♦ Кушма җөмлә кагыйдәләре  sintaksis.doc

Ике составлы җөмләләр

Җөмлә – синтаксисның иң әһәмиятле берәмлеге. Безне чолгап алган чынбарлык турында нәрсә дә булса хәбәр итү өчен, уй-фикеребезне тыңлаучыга җиткерү өчен, без җөмләләрдән файдаланабыз.

Җөмлә төзүдә төп эшне ия һәм хәбәр башкара. Баш кисәкләренең икесе дә булган җ-лә – ике составлы, берсе генә булган җ-лә бер сотсавлы җ-лә дип атала. Көзге төн. (бер составлы) Мин йоклый алмыйм. (ике составлы).

Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала. Кошлар сайрый.

Баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмлә җәенке җөмлә дип атала. Таллар арасында өздереп-өздереп кошлар сайрый.

Еш кына җөмләнең иясе яки хәбәре тиңдәшләнеп килергә мөмкин, андый җөмлә барыбер җыйнак җөмлә була. Юллар, сукмаклар югалдылар.

Бер составлы җөмләләр.

Оештыручы үзәге бер генә булган һәм икенчесен өстәп булмый торган җөмләләр бер составлы җөмләләр дип атала.

Бер составлы җөмләләр исем, фигыль, сүз җөмләләргә бүленәләр.

Бер составлы җөмләгә икенче баш кисәкне өстәп булмый.

   ♦  ДЙА - белемнәрне бәяләү критерийлары.docx

   ♦  С өлешен тикшерү протоколы.bmp