Главная » Файлы » Мои файлы

Нәрсә ул батырлык?
13.05.2014, 20:48

Тема.    Нәрсә ул батырлык?

             (ДЙА таләпләренә туры китереп сочинение язу)

Максат.

  1. Текстка  нигезләнеп, сочинение – фикерләмә язу күнекмәләрен камилләштерү.
  2. Укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү.
  3. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекне дәвам итү
  4. Укучыларда батырлык хисе тәрбияләү

 

Җиһазлау.  Модель, кагыйдәләр җыентыгы, компьютер презентациясе

Дәрес тибы – белем һәм күнекмәләрне системалаштыру дәресе.

 

Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар. Барыбыз өчен дә бүгенге көн чынлап та хәерле булсын, шатлык – куанычлар гына алып килсен. Күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый яхшы теләкләр белән татар теле дәресебезне башлыйбыз.

 Дәреснең эпиграфы итеп мин беренче презедентыбыз Минтимер Шәрипович  Шәймиевның сүзләрен алдым.

“Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...”

      Дәресебезне минем кечкенә генә фонетик уен белән башлыйсым килә. Сезнең каршыгызда  хәрефләр тезмәсе.

В С Б О Ж Ч Ң И Д Н В Е Н И М Е  - Й Ф В И Г К Д Е Р З Ж Л Җ Ә Г В М Д З Ә

  • Бу хәрефләр тезмәсеннән яңгырау тартыкларны сызгач, нинди сүз килеп чыгар икән? Астына сызылган яңгырау тартыкларны калдырабыз.

Укучылар. Сочинение - фикерләмә

Укытучы. Бик дөрес укучылар. Димәк, бүген без сезнең белән дәрестә нәрсә эшләрбез?

Укучылар. Сочинение – фикерләмә язарбыз.

Укытучы. Ә нинди темага язарбыз икән, ничек уйлыйсыз?

Укучылар. Батырлык турында.

Укытучы. Ни  өчен батырлык турында дип уйлыйсыз?

Укучылар. Чөнки дәресебезне Сез батырлык турындагы эпиграф белән башлап җибәрдегез.

Укытучы. Әйе, укучылар, без бүген сезнең белән бирелгән текст буенча сочинение – фикерләмә язарбыз. Ә сочинение – фикерләмәнең исеме – “Нәрсә ул батырлык?”

  1. Яңа белем үзләштерү.

     Укытучы. Сочинение язуга керешкәнче, аның гади сочинениедән нәрсә   

      белән аерылып торуын, нинди өлешләрдән торуын искә төшереп китик әле?

1. Сочинение – фикерләмә язуга кереш.

  1. Сочинение - фикерләмә дип без нинди сочинениегә әйтәбез?

Укучылар. Сочинение – фикерләмә - билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст. Анда язылган фикерләр укылган тексттан алынган мисаллар белән дәлилләнеп барырга тиеш.

  • . Сочинение – фикерләмә нинди өлешләрдән тора?
  • . Тезис- дәлилләр белән расланырга тиешле төп фикер, аргументлар - укылган тексттан дәлилләр, мисаллар, нәтиҗә – аргументлар ярдәмендә дәлилләнгән тезис.
  • . Димәк, безнең сочинение - фикерләмәбез 3 өлештән тора: кереш, төп өлеш, йомгаклау өлеше.
  • . Кереш өлештә нәрсәләр языла?
  • . Кереш өлештә исбатланырга тиеш фикер күрсәтелә һәм автор яктырткан тема, күтәрелгән проблема һ.б. турында мәгълүмат бирелә. Керешне язганда, минем фикеремчә, минемчә, әйтелгәнчә, автор күрсәткәнчә, бирелгән җөмләдән аңлашылганча һ.б.кебек кереш сүз, җөмләләрдән, гыйбарәләрдән файдаланырга мөмкин.
  • . Ничек уйлыйсыз, төп өлеш нәрсәдән гыйбарәт? Төп өлештә без нәрсәләр язабыз?
  • Төп өлеш текст белән эштән гыйбарәт.
  • . Бик дөрес, укучылар. Сочинение – фикерләмә язуга аз гына таләпләр үзгәрде. Хәзер безгә төп өлешне язу  өчен берничә, сорауга җавап табу сорала:

А) проблема нәрсәгә нигезләнеп ачыла?

Б) автор игътибарны нәрсәгә юнәлтә?

В) гомуми проблеманың кайсы яклары нәкъ менә бу текстта чагылыш таба.

     Дәлилләр автор позициясен чагылдырырга тиеш нинди җөмлә (сүз, гыйбарә һ.б.) ярдәмендә автор бу проблемага үз фикерен белдерә? Шуны онытмагыз: бирелгән тезисны дәлил итеп алырга ярамый

    Ул әлеге хәлне (ситуацияне) ничек бәяли? Геройларга (бу вакыйгада катнашучыларга) карата авторның мөнәсәбәте нинди һәм аны кайсы җөмләдән белеп була? 

    Күтәрелгән проблемага карата сезнең фикерегез нинди (автор белән килешәсезме яки аның фикерен кире кагасызмы)?

Димәк, без төп өлешне язганда, әле генә санап киткән мөһим мәгълүматларны онытмаска тиешбез, ягъни текстка анализ ясыйбыз. Автор фикерен дә табабыз, аңа карата үз фикеребезне дә белдерәбез.

  • .  Ә йомгаклау өлешенә нәрсәләр язабыз?
  • . Йомгак эшкә нәтиҗә ясаудан гыйбарәт. Сочинениене дәлилләгән фикергә нәтиҗә ясап, димәк, алда әйтелгәннәрне гомумиләштереп, нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була, гомумиләштереп әйткәндә, шулай итеп, нәтиҗә ясап әйткәндә һ.б. кебек гомумиләштерүче сүзләр ярдәмендә төгәлләргә мөмкин.
  • . Әйе, укучылар. Без сезнең белән сочинение – фикерләмә язуның шаблонын карап чыктык. Ә хәзер мин сезгә сочинение – фикерләмә язганда файдаланырга мөмкин булган яңа клише – шаблон гыйбарәләр бирәм һәм алда язылачак сочинение – фикерләмә язганда бу клише – шаблон гыйбарәләрне кулланырга тәкъдим итәм.
  • автор позициясендә чагыла;
  • автор фикерен ... белән дәлилләп була;
  • автор түбәндәге проблеманы күтәрә;
  • автор тарафыннан .... мәсьәләләр искәртелә;
  • автор ... белән укучыга тәэсир итә;
  • шул рәвешле мөһим проблема ассызыклана;
  • автор ... ярдәмендә үз фикерен укучыга җиткерә;
  • ... җөмләләр авторның .... мөнәсәбәтен күрсәтә;
  • бу проблема уйланырга мәҗбүр итә;
  • проблема битараф калдырмый;
  • автор әйтергә теләгән фикер түбәндәгедән гыйбарәт;
  • дәлилләр күтәрелгән проблеманың мөһимлеген исбатлый;
  • фикеремне раслап һ.б.
  1. Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру

1. Текст белән эшләү

Укытучы.           Ә хәзер, укучылар,  мин сезгә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Республикабызның халык шагыйре, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры иясе Фәнис абый Яруллинның бер әсәреннән өзек укыйм. Игътибар белән тыңлагыз. Әлеге өзектә сүз нәрсә турында бара? (Укучыларның һәрберсенә өзекләр бирелә)

 

 

 

Нәрсә ул батырлык?

       1)Безнең кайсыбызның гына батыр буласы, илне шаулатырлык эшләр эшлисе килми икән? (2) Батыр кешеләрнең тормышлары турында укыганда, йөрәкләребез уттай  ялкынлана, җанда әллә нинди хыяллар уяна. (3) Әйе, батырлык яшь күңелне бервакытта да битараф калдырмый, ул гел дәртләндерә, ашкындыра, матур яшәргә, матур эшләргә чакыра. (4) Ләкин, дуслар, батырлык турында һәрберебез хыялланса да, батырлык дигән кеше тормышындагы иң гүзәл мизгелнең нәрсә икәнен без әле белеп бетермибез.

     (5) Ә бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? 6)Батырлыкны кайларда очратырга була? (7) Әйдәгез, бу сорауга җавап биргәнче, батырлыкның нәрсә икәнлеге турында уйланып алыйк әле. (8) Беренче карашка, батыр булу өчен күп нәрсә кирәкми кебек. (9) Батыр булу өчен тәүге шарт (...) куркак булмау.

(10) Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана.

                                               (Фәнис Яруллинның “Яз сулышы” китабыннан)

 

Укытучы. Текстта сүз нәрсә турында бара?

Укучылар. Текстта сүз батырлык турында бара?

Укытучы. Сезнеңчә нәрсә соң ул батырлык? СИМАЛТИНИУС  РАУНД  ТЕЙБЛ

- Сезнең каршыгызда ак битләр бар. Һәрберегез шул битләрне алыгыз һәм “Нәрсә  ул батырлык?” дигән сорауга җавап языгыз. Аннан соң батырлык турында фикерләрегезне бер – берегезгә сөйләгез. Шулар арасыннан иң уңышлысын сайлагыз. Сезгә барысы өчен 3 минут вакыт бирелә.

Батырлык – и.    1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык. 

  •  2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.)  
  •  Ә хәзере  1 номерлы укучы җавапны укый.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Батырлыкның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

2. Сорау - җавап

  • Батырлык дигәч, сезнең күз алдына нәрсәләр килә?
  •  Кемнедер суга батудан коткару, апа – абыйларның сугышта күрсәткән  батырлыклары, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү һ.б.
  • Укучылар, әйтегез әле, менә сезнең үзегезнең батырлык эшләгәнегез бармы?
  • ?????????
  • Ә батырлык турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?
  • Г.Әпсәләмовның “Газинур” романы, Фатих Кәримнең “Үлем уены” поэмасында, Нәбирә Гыйматдинованың “Төнбоек” хикәясе, Роберт Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигыре, Фатих Хөснинең “Малай белән Солдат”, Ибраһим Газинең “Йолдызлы малай”, Ләбибә Ихсанованың “Лачын кыз”, Гадел Кутуйның “Сагыну”, Әмирхан Еникинең “Кем җырлады?”,  Шамил Рәкыйповның “Чәчәкләр дә сөйли белә”, Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”
  • . Әйе, саный китсәң, тагын бик күп әсәрләрне әйтеп булыр иде.
  • . Ә хәзер, укучылар, текстны бер кат бик игътибар белән укып чыгыгыз әле.
  • . Текстны эчтән укыйлар.
  • .  Ә менә Фәнис Яруллин әсәрендә китерелгән өзектә батырлык турында сүз барганын кайсы җөмләләрдән белеп була?
  • .1 нче җөмлә, 9 нчы җөмлә, 10 нчы җөмлә
  • Бик дөрес, укучылар. “Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана,  – ди автор.
  • Бу җөмләсе белән автор нәрсә әйтергә тели? Менә хәзер без сезнең белән шул хакта сочинение – фикерләмә язарбыз. Сочинение – фикерләмә язганда, алда әйтеп узганнарны да онытмаска кирәклеген ассызыклыйм, чөнки бүген язылачак сочинение – фикерләмә алда язганнардан аз гына  аерылып торачак дидем. Сочинениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.
  • . Укучылар, әйтегез әле, автор биредә нинди теманы яктырткан?
  • .     Батырлык темасын.
  • . Ә сез кереш өлешне ничек башлар идегез?
  • .
  • Текст “.....”  җөмләсе белән тәмамлана. Минемчә, автор батырлык турында фикер алырга чакыра.
  • Китерелгән өзектә төп мәгънә салынган. Минемчә, батырлык төшенчәсе беребезне дә битараф калдырмый һ.б.

Укытучы. Төп өлештә нинди фикерләрне аерып була?

Укучылар.

  • Батырлык – матур сыйфат (2-3 нче җөмлә раслый)
  • Нәрсә ул – батырлык? ( 8-9 нчы җөмләләр)
  • Һәрбер кешенең дә батырлык эшлисе килә. (1нче җөмлә)
  • Бүгенге көндә батырлык эшләп буламы? (5-7 нче җөмлә)
  • Җаваплылык – батыр булуның иң төп сыйфаты
  • Куркак булмау 

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Тезисны беләбез Тексттан фикерләрне, дәлилләрне таптык. Ә хәзер безгә сочинение фикерләмәне  язасы гына калды. Ә бу эшебезне без бүген МОДЕЛЬ ФРЕЙР (Frayer  Model) ярдәмендә башкарырбыз. Сочинение фикерләмә язганда, мин биргән клише – шаблоннардан да файдаланырга онытмагыз.

Укытучы. Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага сочинение фикерләмә  дип язабыз. Беренче баганага тезисны, икенче баганага фикер, өченче баганага дәлил, дүртенче баганага йомгаклау дип язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы алты  минут вакыт бирелә.(таймер куела, укучылар мөстәкыйль башкаралар)

Укытучы. Ә хәзер сочинение – фикерләмәләребезне укып карыйбыз. Игътибар белән тыңлагыз, фикерне укучы мисал белән дәлилләп бирә алганмы?

Укучылар. (Төркемнәрдәге 2 нче номерлы укучы үзенең сочинениесен укый)

Укытучы. Модель фрейрга нигезләнеп, имтиханга әзерлек дәфтәренә сочинение – фикерләмәгезне тиешле таләпләргә туры китереп  язарбыз.

 

IV.Йомгаклау.

Укытучы. Укучылар, дәресебез ахырына якынлашып килә. Без бүген сезнең белән сочинение – фикерләмә язарга өйрәнүне дәвам иттек. Сочинение - фикерләмә язганчы, бик игътибар белән текстны берничә кат укып чыгыгыз. Сочинение – фикерләмә язуның шаблонын өйрәнегез. Шулай булганда, сез бердәм дәүләт тестын, һичшиксез, уңышлы тапшырачаксыз.

  1. Өй эше. Шаблонга таянып, бирелгән текст буенча, сочинение – фикерләмә язарга.
  2. Белемнәрне бәяләү.

Укытучының йомгаклау сүзе. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә:

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек  тормышта, эштә дә кирәк”. – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана. Батыр булгыз, тәвәккәл булыгыз, бернәрсәдән дә куркып калмагыз. Кыюлык ул – үзе зур батырлык.

 

Категория: Мои файлы | Добавил: баскетболист
Просмотров: 9574 | Загрузок: 0 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 ElyseTebra  
0
dating scorpio woman experience
dating furniture joints

We miss you. Invite you.
Link availability is limited.
https://zap.buzz/Q6RzJYA

Имя *:
Email *:
Код *: