Главная » Файлы » Мои файлы

Сүзләрне кушу ысулы
[ Скачать с сервера (50.0 Kb) ] 12.05.2014, 13:58

Тема. Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр

 

Максат. 1.Сүзләрне кушу юлы белән яңа сүзләр ясалу үзенчәлекләрен

               аңларга ярдәм итү, кушма, парлы, тезмә сүзләр турында төшенчә

               формалаштыру.

              2. Үз белемнәрен тикшерү һәм бәяләү күнекмәләрен үстерү; төрле

     ситуацияләрдә белем һәм осталыкны мөстәкыйль куллана белү  

               эшчәнлеген оештыру.

               3. Татар теле дәресләренә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү

 

Дәреснең формасы: эзләнү – тикшеренү эше

 

Җиһазлар: дәреслек “Татар теле 5 нче сыйныф”, авторы Р.А. Юсупов, 143- 146 бит, индивидуаль карточкалар № 1, 2, сүзлек сүзләр.

 

Дәрес барышы

 

  1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру

1. а) Психологик уңай халәт тудыру.

    б) белемнәрне тигезләү

- Укучылар, әйтегез әле, үткән дәрестә нинди уку мәсьәләсе өстендә эшләдек?

Көтелгән җавап.  ясарга өйрәндек.

  • Татар телендә иң киң таралган нинди сүз ясагыч кушымчаларны беләсез.

Көтелгән җавап.

  • чы,- че - нефтьче, ташчы
  • лык,- лек – дуслык, яшьлек
  • даш,- дәш – авылдаш, сердәш
  • сыз,- сез – сусыз, көчсез  
  • ла, - лә – эшлә, бораула
  • ак, - әк – урак, бүләк
  • ча, - чә - татарча, минемчә һ.б.

2. Өй эшләрен тикшерү

      - Укучылар, иҗади эшләрегез белән танышып китик әле.

 

      Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе.

Сезнең алдыгызда сүзләр язылган карточкалар бар. Шул сүзләрне игътибар белән укып чыгыгыз.

Карточка №1

Көньяк, һәлак булу, дус – иш, кура – җиләге, күзаллау, көне – төне, унике, егерме биш, алмаш – тилмәш.

Белемнәрне тигезләү.

- Укучылар, ясалышы ягыннан сүзләр нинди төрләргә бүленә?

- Тамыр һәм ясалма

- Әле генә сез укыган сүзләр кайсы төргә керә?

- Ясалма төргә керә

- Сүзләр нинди ысуллар белән ясала?

  • Сүз ясагыч кушымча ялгау ысулы;
  • Сүзләр кушылу ысулы;
  • Аваз составын үзгәртү ысулы;
  • Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү ысулы;
  • Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы;
  • Сүзләрне кыскарту ысулы.

- Ә хәзер сүзләрне яңадан бер кат укып чыгыгыз һәм өч баганага аерып языгыз. Алар нинди сүзләр? Мондый сүзләр сүз ясалышының кайсысына карый. Шуннан чыгып дәрескә УМ дә билгеләргә тырышыгыз.

Көтелгән җавап.

Беренче баганадагы сүзләр – кушма сүзләр, икенчесендә - парлы сүзләр, өченчесендә - тезмә сүзләр. Алар сүзләрне кушу ысулы белән ясалган. Димәк, без бүген сүзләрне кушу ысулы ярдәмендә яңа сүзләр ясалу турында сөйләшербез.

 

Үзбәя.

Тема языла. Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр.

 

II. УМ адымлап чишү.

 

1. 291 нче күнегү.

- Биремне укып чыгу.

- Башкала, көнкүреш сүзләре (тактага эленә) ничек ясала?

 

Көтелгән җавап.

Башкала, көнкүреш сүзләре кушма сүзләр. Алар ике тамыр бергә кушылып бер мәгънә аңлата, ә көнкүреш сүзендә ике тамырдан тыш, кушма сүз ясауда сүз ясагыч кушымча да катнашкан. Кушма сүзләр кушылып языла.

 

- Ә хәзер алган белемнәребезне моделебезгә урнаштырыйк әле.

Көтелгән җавап

Кушма сүзләр                               Парлы сүзләр                                   Тезмә сүзләр

 

           
   
   
 

 

- ике сүз кушылып бер                 - антоним;                                - ике яки берничә

мәгънә белдерә;                             - синоним;                                 сүздән тора;

- кушымча да өстәлә ала;             - аваздаш сүзләрне                  - бер төшенчәне

- кушылып языла                             парлап;                                     белдерә;

                                                        - сүзләрне кабатлап;                - аерым язылалар

                                                        - сызыкча аша языла.

(Тикшереп чыгабыз, бер – беребезгә сөйләп карыйбыз)

 

 

-  291 нче күнегүдән

I төркем - ике тамыр кушылып ясалган кушма сүзләрне язып ала

II  төркем  -  ике тамырга сүз ясагыч кушымча да ялганып ясалган кушма сүзләрне язып ала.  

(Тикшереп чыгабыз)

 

Үзбәя.

 

2. Карточка № 2 (телдән)

Карточкаларда сүзтезмәләр бирелгән, шулардан кушма сүзләр ясарга.

 

I төркем                                                                       II  төркем 

 Алма агачы – (алмагач)                                       Ак каурыйлы кош – (аккош)

Бу көн – (бүген)                                                     Эз табучы – (эзтабар)

Озын борынлы - (озынборын)                              Кояш чыгу ягы – (көньяк)

Аргы як – (аръяк)                                                   Бу ел – (быел)

Боз вата торган – (бозваткыч)                               Билгә бәйли торган бау – (билбау)

 

(Тикшереп чыгабыз)

 

Үзбәя.

 

3. 294 нче күнегү

- Биремнәрне укып чыгыгыз әле. Нинди биремнәр бирелгән.

- Парлы сүзләр нинди мәгънә мәнәсәбәтендә торалар, ничек ясалганнар?

 

Аң – белем                     берән – сәрән

Килде – китте                күзгә - күз (сүзләр тактага языла)

Көтелгән җавап

Аң – белем  парлы сүз. Алар мәгънәдәш, яисә синоним сүзләрдән ясалган

Килде - китте  парлы сүз. Сүзләр капма - каршы мәгънәдә, яисә антоним сүзләрдән ясалган

Берән – сәрән - парлы сүз. Алар аваздаш сүзләр ярдәмендә ясалган.

Күзгә - күз -  парлы сүз. Алар бер үк сүзне кабатлау юлы белән ясалган.

Парлы сүзләр сызыкча аша языла.

 

Парлы сүзләр турында алган белемнәребезне моделебезгә урнаштырабыз.

(Тикшереп чыгабыз, бер – беребезгә сөйләп карыйбыз)

 

294 нче күнегүдән һәр очракка өчәр мисал язып алырга.

(Тикшереп чыгабыз)

 

Үзбәя.

 

4. 295 нче күнегү (өстәмә бирем)

 - парлы сүзләрнең икенче өлешен  язарга.

- өч сүз белән җөмлә төзергә.

 

Үзбәя.

 

5. 298 нче күнегү

Белемнәрне тигезләү.

- Нәрсә ул сүзтезмә?

Көтелгән җавап

Сүзтезмә - бер әйберне , эш яки хәлне башка шуңа охшаш әйберләрдән аерып,төгәлрәк итеп атый. Мәсәлән, кызыл күлмәк.

Сүзтезмә - ияртүче һәм иярүче сүздән тора.

 

- Укучылар тактада язылган Җидегән йолдыз, барлыкка килү сүзләренә  игътибар итегез әле, болар нинди сүзләр?

Көтелгән җавап

Болар тезмә сүзләр, ике сүздән ясалган, бер мәгънә аңлата, аерым языла.

 

Тезмә сүзләр турында алган белемнәребезне моделебезгә урнаштырабыз.

(Тикшереп чыгабыз, бер – беребезгә сөйләп карыйбыз)

 

298 нче күнегүдән бары тик тезмә сүзләрне генә язып алыгыз.

(Тикшереп чыгабыз)

 

Үзбәя.

 

6. 299 нчы күнегү  (өстәмә биремне телдән эшләргә)

- икенче өлештәге текстны укырга һәм тезмә сүзләрне чылбырлап әйтеп барырга.

Үзбәя.

 

III. Рефлексия, бәяләү

  1. - Бүген дәрестә нинди УМ чиштек?

Көтелгән җавап

Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләр ясарга өйрәндек.

 

- Моңа ничек ирештек?

Көтелгән җавап

Күнегүләр эшләдек, дәреснең моделен төзедек, карточкадагы биремнәрне үтәдек, фикерләштек.

 

- Дәрестә алган белемнәрегезне бер – берегезгә сөйләгез әле. (Модель буенча сөйләү)

 

Киләсе дәрескә проблема.

- Алдагы дәрескә сүзләрне кушу ысулы белән ясалган сүзләрнең язылышында тагын нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне дә карап карагыз әле.

 

Үзбәя.

 

  1. Өй эше.

- 301 нче күнегү, кушма, парлы, тезмә сүзләр кергән фразеологик әйтелмәләр язарга

 

- 300 нче күнегү, кушма, парлы, тезмә сүзләрне файдаланып җөмләләр төзергә

 

- Иҗади эшләрегезне дә көтеп калам.

 

 

 

 

 

 

Категория: Мои файлы | Добавил: баскетболист
Просмотров: 3107 | Загрузок: 129 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: