Главная » Файлы » Мои файлы

Сорау җөмләләр
[ Скачать с сервера (51.5 Kb) ] 26.11.2015, 20:48

Тема: Сорау җөмлә.

 Максат: сорау җөмлә турында белемнәрне тирәнәйтү.

 Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;  

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 200 нче күнегү;

ә) и 201 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 30 нчы бирем.  К.җ.:   Син ничәнче сыйныфта укыйсыӊ? Бу – сорау җөмлә.  Димәк, без бүген сорау җөмлә  турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 202 нче күнегү. К.җ.:  1. Ни өчен сорау алмашлыгы+ сорау интонациясе.2. –мы сорау кисәкчәсе + сорау интонациясе. 3. Ни сорау алмашлыгы+ сорау интонациясе. 4. –мени сорау кисәкчәсе + сорау интонациясе. 5. Кайда сорау алмашлыгы+ сорау интонациясе.   6. Сорау интонациясе. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 203 нче күнегү. К.җ.:

                               Сорау җөмлә

                  −  сорауны белдерә,

     −  сорау интонациясе белән әйтелә,

    −сорауны белдерүче чаралар:

сорау алмашлыклары                     сорау кисәкчәләре

                              сорау интонациясе

−басым сорауны белдергән сүзгә төшә. Үзбәя.

3. 204 нче күнегү. К.җ.: 1. “Туган тел” шигырен кем язган? 2. Без бүген кайда эшләдек?  3. Алия шигырьләр язарга яратамы? 4. Мин кем белән горурланам? 5. Чаӊгы ярышлары кайчанга билгеләнде? Үзбәя.

 III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 205 – 207 нче күнегүләр.

 

 

Категория: Мои файлы | Добавил: баскетболист
Просмотров: 1766 | Загрузок: 78 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: