Главная » Файлы » Мои файлы

Сыйфат дәрәҗәләре
13.05.2014, 20:31

Хәерле көн, исәнмесез. Татар теле дәресебезне башлыйбыз. Үткән дәрестә без сезнең “Сыйфат” темасын өйрәнә башладык. Ә хәзер экрандагы модель буенча узган дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерик әле.

         1 слайд белән эшләү.  Экранда “Сыйфат” сүз  төркеме турында модель

(Көтелгән җавап. Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап биргән сүз төркеме сыйфат дип атала. Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала. Кичке тапшыру. Кичк е- сыйфат, тапшыру – сыйфатланмыш. Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч булып килә.

Асыл сыйфатлар, предметның төп билгесен белдереп, аны төсе, күләме, зурлыгы ягыннан ачыклыйлар.кызыл алма.

Нисби сыйфатлар – бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр. кышкы урман)

         2 слайд белән эшләү. (Яшел шарлар төшерелгән)

- Экранда нинди шарлар төшерелгән?

-Экранда яшел шарлар төшерелгән?

- Бу  шарларның төсләре барысы да бер үк дәрәҗәдәме?

- Юк. Беренчесендә гадәти яшел төс, икенчесе беренчесенә караганда яшелрәк, өченчесе - ямь – яшел - күпкә артык, дүртенче шар яшькелт. Алдагыларына караганда кимрәк икәнен күрсәтә.

- Шулай булгач,  сыйфатның ничә һәм нинди дәрәҗәләре була?

- 4 дәрәҗәсе була. Гади дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе.

( Басам, экранда 3 слайд чыга).

- Әйе, сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар. Гади дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе. Сыйфат дәрәҗәләре нинди юллар белән ясала икән? Схема буенча аңлатып бирегез әле.

- Сыйфат дәрәҗәләренең ясалу юлларын аңлаталар.

- Бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек?

- Сыйфат дәрәҗәләрен өйрәндек

- Ә хәзер ак, зәңгәр, сары сыйфатларын төрле дәрәҗәгә куеп языгыз.

- 4 слайд буенча тикшерәбез.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Категория: Мои файлы | Добавил: баскетболист
Просмотров: 1400 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: