Главная » Файлы » Мои файлы

Тормыш дәвам итә
13.05.2014, 20:35

                                                                             Насыйрова Әлфия Хамисовна -

 Лаеш муниципаль районы МБГБУ

 “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Тема. Тормыш дәвам итә...

(Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү. С2 биреме буенча  

сочинение язу: теория һәм практика)

(9 нчы сыйныфта татар теле дәресе)

Максат.

1. Гарәфи Хәсәновның  “Имән” текстын уку, аның мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп, дәлилләп, эзлекле рәвештә сочинение язарга  өйрәтү.

2. Укучыларның сөйләм эшчәнлеген, грамоталылыгын үстерү өстендә эшне дәвам итү, язу күнекмәләрен формалаштыру.

 

Материал. Г.Хәсәнов “Имән” тексты, компьютер презентациясе

 

Дәрес барышы

I.       Актуальләштерү.

-        Хәерле көн. Исәнмесез. Без төрле типтагы сочинениеләр язарга өйрәндек. Ә бүген исә, без текстка нигезләнеп,  сочинение язарга өйрәнербез. Сочинение язу – шул тексттан алынган өзекнең мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп язылган эш. Языла торган сочинениенең эчтәлеге – тексттагы мәгълүматны анализлау. Ә текстның эчтәлеген язу түгел.Әлеге типтагы сочинение язу – өч өлештән тора.

-        Кереш өлеш–исбатланырга тиешле фикер, ул 1-2 җөмлә белән формалаштырыла

-        Төп өлеш – фикерне логик дәлилләп, стилистик хаталарсыз язу

-        Йомгаклау – нәтиҗә язу

Текстка нигезләнеп, сочинение язу  өчен,  безгә бик яхшылап, Гарәфи Хәсәновның  “Имән” тексты белән танышып чыгарга кирәк. Рәхим итегез.

II.      Яңа белем үзләштерү

  1. Текст белән таныштыру. (Текстны укучылар белән уку)
  2.  
  1. Борынгы Рим халкы имәнгә “кверкус” – “матур агач” дигән. 2) Чынлап та, күркәм, матур һәм нык агач ул. 3) Ирнең асылын имәнгә охшаталар: имән кебек нык диләр.

4) Безнең авыл янындагы тугай уртасында пәһлеван бер имән үсә. 5) Авылның түбән очыннан ук күренә, Алып батыр диярсең! 6) Үзен ник бер агач ышыкласын, үзе җил – давылга да бирешми. 7) Җәй коры килсә дә, әллә ни исе китми. 8) Дымны әллә кай тирәнлектән ала ул: күп санлы тамыр – тармакларын тирән җибргән. 9) Тугайны язын су баса, ә ул суда утыра, кечерәеп калган кебек күренә. 10) Ә инде су киткәч, бөтен горурлыгы белән калкып чыга...

11) Имән өч йөз яшькә тикле чәчәк ата. 12) Егерме – утыз яшеннән үк башлый да ел саен армый – талмый чәчәк ата. 13) Үзе биш йөзне, меңне тутыра, хәтта ике меңне тутыра. 14) Йөз егерме – йөз кырык яшьләрдә буйга үсеп туктый да шуннан инде юаная гына бара.

15) Имәннәр чикләвектән дә, яшь үрентеләр җибәреп тә үрчи. 16) Әле күптән түгел генә тугайда икенчесе бар иде. 17) Шул яшь имәнне яшен уты күпсенде: буйдан – буйга көйдереп, яндырып төште дә бер тере мәет итеп калдырды.  18) Аны төптән үк кисми нишлисең? 19) Ләкин күпмедер вакыт үтүгә, төбеннән япь – яшь үсентеләр күренде. 20) Эш бит менә нәрсәдә. 21) Элек зур печән кибәненә охшап торган имәннең, күп санлы юан ботакларындагы кебек үк, бөреләр төбендә дә булганнар. 22) Имән ел саен юанлыкка үскән дә гел өскә үрләгән, ә алар йокы симерткән. 23) Һәртөрле сайрар кошлар ыгы – зыгы килсә дә, кул яссуыдай киң – киң яфраклары, күп санлы ботак – тармаклары шаулап торса да, берсе бер колакларына да элмәгән: изрәп йоклый биргән бөреләр. 24) Ләкин йокы аралаш кыймылдаша биргән алар.

25) Ә менә имәнгә хәвеф килгәч, аның тамырлары яшәрткеч дымны өскә күтәрде һәм бетмәс бер ташкын юан төп эчендә йоклап яткан бөреләргә ургылды, аларны борчыды, уятып җибәрде. 26) Моңарчы йокымсырап яткан бөреләр хәзер инде яшь үрентеләр булып тышка бәреп чыктылар һәм, күп тә үтмәде, яңа яшь яфраклар җыры башланды.

27) Карт имәннең тормышы дәвам итә...

Гарәфи Хәсәнов буенча

2. Текст өстендә эшләү

- Укучылар, әйтегез әле, текст нәрсә турында бара?

- Имән агачы турында

- Ул нинди агач? Бу сорауга тексттагы кайсы җөмләләр белән җавап биреп була?

- 2) Күркәм, матур һәм нык агач . 11) Имән өч йөз яшькә тикле чәчәк ата. 12) Егерме – утыз яшеннән үк башлый  да ел саен армый – талмый чәчәк ата. 13) Үзе биш йөзне, меңне тутыра, хәтта ике меңне тутыра. 14) Йөз егерме – йөз кырык яшьләрдә буйга үсеп туктый да шуннан инде юаная гына бара.

- Текст нинди стильдә язылган? (А-5)

- Текст публицистик стильдә язылган.

- Ни өчен публицистик стильдә дип уйлыйсыз?

•        гади, аңлаешлы тел белән язылган.

•        Матур әдәбият стиленә якын тора

•        Һәртөрле бизәүгә, чагыштыруга бай образлы тел белән язылган

•        Үткен мәкаль һәм әйтемнәрне дәлил рәвешендә китергән (имән кебек нык)

- Автор китерелгән әсәре белән безгә нәрсә әйтергә тели? Өзекнең мәгънәсе нәрсәдә?

Укучы.

- Имәнне яшен суга. Ул анны яндыра, көйдерә. Шуннан соң аныкисәләр. Ә бераздан әлеге имән төбеннән яшь үсентеләр чыга. Димәк, имән үлмәгән, ул яши, аның тормышы дәвам итә. Ә аның тормышын дәвам иттерүчеләр – яшь үсентеләр.

3. Сочинение язарга әзерлек алып бару

- Ә хәзер, текстның соңгы җөмләсенә игътибар итегез әле. “Карт имәннең тормышы дәвам итә...” Автор безгә бу җөмләсе белән нәрсә әйтергә тели? Әлеге җөмләдә әйтелгән фикерне ничек аңлавыгыз турында сочинение язарбыз. Әйткәнебезчә, ул өч өлештән тора:

-        Кереш– тезис өлеше

-        Төп өлеш.

-        Йомгаклау өлеше

-Бик дөрес, укучылар. Бу өлешләрнең берсе генә булмаса да, хата санала

Сочинениене кереш – тезистан башларга кирәк. Ул – исбатланырга тиешле фикер. Ул 1-2 җөмлә белән формалаштырыла. Кереш өлешен язганда, түбәндәге сүзләр тезмәсеннән файдаланырга мөмкин:

-        Текстның соңгы юлларының мәгънәсебезгә ... аңлата.

-        Текст  “...” сүзләре белән тәмамлана. Минемчә, .... турында әйтелгән.

-        Әлеге текст авторы укучыларны ... мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.

-        Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул ... аңлата.

-        Бу өзектә автор ... турында сөйли.

-        Мин бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм:...

Ә хәзершушы сүзләр тезмәсеннән файдаланып, үзебезнең сочинениебезнең кереш өлешен язып карыйк әле. Сез ничек язар идегез?

   Текст “Карт имәннең тормышы дәвам итә...” дигән сүзләр белән тәмамлана. Минемчә, сүз кешенең тормышы файдасыз гына үтми, ә үзеннән соң лаеклы алмаш калдыру өчен яшәве хакында бара.

Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул үзең үлгәннән соң, тормышыңны дәвам итүчеләр барлыгын аңлата.

Укытучы. Рәхмәт. Ә хәзер әйдәгез, сочинениебезнең төп өлешен язуга керешик. 

Кереш өлештә чагылган фикернең дөреслеге төп өлештә бирелә. Төп өлешне язу өчен, текстны берничә кат укып чыгарга, аның темасын (текст нәрсә турында?), идеясен (автор нәрсә әйтергә тели?) бирергә кирәк. Тексттан , бу идеяне дәлилли торган ике җөмләне табып, аларның мәгънәсен үз сүзләрегез белән аңлатып язарга кирәк.Сочинениедә мисаллар 3 төрле ысул белән формалаштырыла

Төп өлешен язганда, түбәндәге сүзләр тезмәсеннән файдаланырга мөмкин:

-        Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның ... җөмләсенә игътибар итик.

-        Бирелгән дәлилне текстның ... җөмләсендәге мисал белән расларга мөмкин.

-        Бу нәтиҗәнең дөреслеген ... җөмлә мисалында расларга мөмкин.

-        Нәтиҗәләремне раслау өчен, укылган тексттагы ... җөмләдән мисал китерәм.

-        ... җөмлә ... турындагы фикерне раслый

Әйдәгез әле, бергәләп, төп өлешне язу өчен тексттан дәлил өчен мисаллар эзләп карыйк. (19, 26 нчы җөмләләр буенча укучыларның фикерләрен тыңлау)

Төп өлеш.

19 нчы җөмлә тормышны дәвам итү турындагы фикерне раслый. “Имәнне киссәләр дә , төбеннән япь – яшь үсентеләр күренде”, - ди автор. Бу үсентеләр моңарчы карт имән ышыгында яшәгән.Чынлап та шулай бит. Кеше үлә. Ә аның тормышын, эшен балалары дәвам итә. Димәк, кеше дә, карт имән кебек,  үзеннән соң лаеклы алмаш калдырырга тиеш.Бирелгән дәлилне текстның 26 нчы җөмләсендәге мисал белән дә расларга мөмкин. “...яшь яфраклар җыры башланды”, - ди Г.Хәсәнов. Ул яфраклар - яшь буын. Мин аны бүгенге яшьләргә мөрәҗәгать ителгән дип уйлыйм. Без өлкәннәрнең эшен дәвам итәргә тиешбез.

Рәхмәт. Ә хәзер йомгаклау өлешенә күчик.  Йомгаклау өлешендә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә. Нәтиҗә кыска, ләкин эчтәлеге ягыннан тирән, алда әйтелгәннәр белән логик бәйләнешле булырга тиеш.

Шулай итеп, автор китерелгән өлештә ...кебек  җитди проблеманы китәргән.

         Димәк, автор үзеңнән соң лаеклы алмаш калдыру кебек җитди проблема турында яза. Яшь үсентеләр көчле имәннәр булып үсеп җитәргә һәм илгә файда китерергә тиеш.

         Рәхмәт, укучылар. Чынлап та, Г.Хәсәнов безгә имән агачы кебек нык, таза булырга куша һәм үзеңнең буыныңны  дәвам иттерү өчен, лаеклы алмаш калдырырга кирәклеген искәртә.

III. Йомгаклау.

  1. Сочинение язуның алгоритмын кабатлап чыгу, моделен язып кую  
  2. Өй эше. Бирелгән алгоритм буенча сочинение язып килергә.
Категория: Мои файлы | Добавил: баскетболист
Просмотров: 2331 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: