Главная » Файлы » Мои файлы |
[ Скачать с сервера (217.5 Kb) ] | 30.10.2015, 22:13 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Кушымта 3
Татар телендә урта гомуми белем бирүче оешмаларның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 2015 нче елда ТАТАР ТЕЛЕННӘН уздырылачак бердәм республика имтиханы өчен контроль бәяләү материалларының күрсәтмә варианты
Эшне башкару өчен күрсәтмә
Имтиханны башкаруга 210 минут вакыт бирелә. Ул вакыт эчендә укучылар 3 өлештән торган эшне башкарып чыгарга тиеш. Беренче өлеш 30 биремне (А1–А30) үз эченә ала. Һәр биремгә китерелгән 4 вариант җавапның берсе, ягъни дөресе генә сайланып алынырга тиеш. Икенче өлеш 8 биремнән (В1–В8) гыйбарәт. Бу биремнәргә җавапларны мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга кирәк. Өченче өлеш бер биремнән (С1) гыйбарәт һәм текстка бәйле зур булмаган язма эшне (инша) тәшкил итә. Биремнәрне бирелгән тәртиптә үтәргә киңәш итәбез. Аларны үтәү барышында кыенлык тудырганы килеп чыккан очракта, әлеге биремне калдырып торып, алдагысына күчегез. Вакыт калган очракта, бу биремнәргә кабат әйләнеп кайту мөмкинлеге бар. Дөрес җавап, катлаулылыгыннан чыгып, бер яки югарырак балл белән бәяләнә. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл җыярга тырышыгыз.
Уңышлар телибез!
1 нче өлеш
Чыгу сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган җөмләне билгеләгез. 1) Кояш иртүк кайнарланып чыга. 2) Су кереп арганнан соң, алар аръяк болынына чыгалар. 3) Гата елганың сай җиреннән атлап чыкты. 4) Сеңлесенең йөзенә шатлык билгеләре чыкты.
Юклыкта, уртаклык юнәлешендәге билгеле үткән заман хикәя фигыль кулланылган җөмләне билгеләгез. 1) Өй эченә, ишегалларына машина фараларыннан төшкән ут көлтәләре бөркелде. 2) Бүлмәдәгеләрнең берсе дә бу турыда сөйләшми. 3) Аның сүзләре, миннән яшеренеп, пыскып елавы йөрәгемә төште. 4) Апасы, сеңлесенә үч итеп, су китерешмәде.
Татар теленең орфоэпик нормасына туры килмәгән сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. 1) Мин иртә белән бернәрсә уйламаенча, авылга кайтып киттем. 2) Кояш, күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады. 3) Нева елгасы кискен рәвештә ага да ага. 4) Беренче ап-ак карлар җир өстенә төшә дә төшә.
Сөйләм сафлыгына зыян китерә торган сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. 1) Зарплата алмаган әле, аз акча белән килгән идем, - дигән булды. 2) Ямь-яшел тугайда көтү-көтү ап-ак казлар утыралар. 3) Безнең табыныр затыбыз, таяныр ноктабыз юк шул. 4) Бер төн эчендә бу хәбәр инде бөтен авылга таралып өлгерә.
Кушымчасы әдәби тел нормасына туры килмәгән сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. 1) Рушадның миен татлы уйлар басты. 2) Өйгә кергән идем дә, син анда булмагачтын, ишек алдына чыктым. 3) Алар алтынчы сыйныфны тәмамлыйлар иде. 4) Тальян гармунын уйнап, төне буе урам әйләнделәр.
Текстның беренче җөмләсе булып урнашырга тиешле җөмләне билгеләгез. 1) Картлыгына кергәч, кеше мәңгелек сорауларга җавап эзли башлый икән. 2) Бәхетлеме ул? 3) Яхшылыкларны күбрәк эшләргә кирәк. 4) Сораулар күп.
3 нче җөмләдәге күп нокталар урынына туры килгән сүзне билгеләгез. 1) хәтта 2) шулай итеп 3) әмма 4) әлбәттә
9 нчы җөмләдә <...> тамгасы урынына куелырга тиеш тыныш билгесен билгеләгез. 1) сызык 2) ике нокта 3) нокталы өтер 4) өтер
Җөмләләрнең оештыручы үзәге дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез. 1) сорауга җавап бирә алмый әле (2 нче җөмлә) 2) тынгысызлык туа (4 нче җөмлә) 3) кешегә куша (6 нчы җөмлә) 4) һәркемнең яңалыклары (9 нчы җөмлә)
9 нчы җөмләдәге яхшылыкларга сүзенең басымы кайсы иҗеккә төшә? 2) икенче иҗеккә 3) дүртенче иҗеккә 4) бишенче иҗеккә
2 нче җөмләнең төрен билгеләгез. 1) гади, җәенке, тулы, бер составлы хикәя җөмлә 2) гади, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә 3) гади, җыйнак, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә 4) тезмә кушма җөмлә
Компонентлары янәшә килү чарасы белән бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез. 1) куркудан уянды 2) зур кыз 3) апа кебек тырышу 4) Алсуның китабы
Аерымланган хәлнең төрен билгеләгез. Мин, кабаланып, кармак сабына тотындым. (И. Гарифуллин) 1) максат хәле 2) шарт хәле 3) сәбәп хәле 4) рәвеш хәле
Каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлгән тезмә кушма җөмләне билгеләгез. 1) Китаптагы вакыйгалар кызык, мин чырык-чырык көләм. (Г. Бәширов) 2) Аның кашлары да ап-ак, тик кашлар арасындагы күзләр генә сүнмәгән әле. (Ә. Фәйзи) 3) Рәшит яшертен генә баскыч ягына карап алды – менүче кеше күренмәде. (Р. Мөхәммәдиев) 4) Илсөяр күзләрен йомды, ләкин йоклый алмады. (Г. Гобәй)
Сөйләм төгәллеге бозылган җөмләне билгеләгез. 1) Кечкенә чакта Гадилә белән Шөһрәт бергәләп су коенырга бик яраталар иде. 2) Бу кинәт килгән дан малайны әллә нишләтеп җибәрде. 3) Надирә, әнисе ничек кушса, шулай эшләргә әзер иде. 4) Чынлап та, шулай унике ел үтте микәнни күрешмәгәнгә?
Күп нокталар урынына х хәрефе язылырга тиешле очракны билгеләгез. 1) Җи...ангир, ...ава 2) ә...әмият, Ма...руй 3) Ма...инур, бә...а 4) Бә...тияр, дару...анә
Фонетик принципка буйсынып язылган очракны билгеләгез. 1) бакчалар 2) телевизор 3) плеер 4) көзге
ь хәрефе аеру билгесе вазифасын башкарган очракны билгеләгез. 1) сәгать 2) шөгыль 3) төньяк 4) ниһаять
Ялгызлык исеме (исемнәре) дөрес язылган җөмләне билгеләгез. 1) Берсенә мәхмүт абый дип эндәшәбез, икенчесенә кәтүк мәхмүт дип кушамат бирдек. 2) Мишә суын идел һәрвакыт сөенеп каршы ала. 3) Рөстәм әле ‒ шигъриятнең мең тавышлы симфониясендә үз көен, үз исемен (Акъегет) тапкан шагыйрь дә. 4) Кулымдагы чәчәкләрне күреп, тәкыя апа бик шатланды.
Алынма сүзгә дөрес кушымча ялганган очракны билгеләгез. 1) календаремны 2) календаремне 3) календарьемне 4) календарьемны
Сүзләрнең дөрес язылышы бирелгән рәтне күрсәтегез. 1) чабарга, ачарга 2) чабарга, ачырга 3) чабырга, ачарга 4) чабырга, ачырга
Дөрес билгеләмәне билгеләгез. 1) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә аерым языла. 2) Җөмләдә да, дә, та, тә теркәгечләреннән кала, барлык теркәгечләр дә аерым языла. 3) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә кушып языла. 4) Каршы куючы теркәгечләр сызыкча аша язылалар.
<...> тамгасы урынына дөрес тыныш билгесе билгеләнгән очракны күрсәтегез. Үзәккә үткәне <...> үз дигәнеңнең сине кире кагуы. (Р. Хафизова) 1) ике нокта 2) тыныш билгесе куелмый 3) өтер 4) сызык
<...> тамгасы урынына тыныш билгесенең куелышы дөрес аңлатылган очракны билгеләгез. Пешекчеләр, аш ташучылар, савыт-саба юучылар, җыештыручылар <...> һәммәсе ыгы-зыгы килә. (Г. Мөхәммәтшин) 1) тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе белән килгәнлектән, биредә өтер куела. 2) тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килгәнлектән, биредә сызык куела. 3) каршы кую интонациясе белән әйтелгәнлектән, биредә тиңдәш кисәкләр янына сызык куела. 4) тиңдәш кисәкләрне санап китү көтелгәнлектән, биредә ике нокта куела.
Аерымланган рәвеш хәле кулланылган җөмләне билгеләгез (тыныш билгеләре куелмаган). 1) Көндезләрен кайда була икән ул? 2) Ул минем сүзләремә каршы бернәрсә дә әйтә алмады. 3) Яшь булуга да карамастан ул эшләрнең үзәгендә Миңсылу бөтерелә. 4) Залдагы халык икегә аерылып безгә юл бирде.
Аналитик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер куела торган очракны билгеләгез (тыныш билгеләре куелмаган). 1) Галия эшенә чын күңелдән бирелеп дәртләнеп эшләде шунлыктан аның дәрәҗәсе көннән-көн күтәрелә барды. 2) Аңа карап шундый фикергә киләм ялгышыңны таный һәм төзәтә белү дә матурлык ләбаса. 3) Композитор киселгән агачларга карамаска тырышты аңа алар ыңгырашып яталар кебек тоелды. 4) Ана сыерчык исә бүтәнрәк томшыгы кап-кара тик оч тирәсендә бераз сарылык бар.
Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз. Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән ... . 1) өтер белән аерыла 2) бернинди билге белән дә аерылмый 3) сызык белән аерыла 4) ике нокта белән аерыла
1) Көн иртәдән үк искиткеч! 2) Зәңгәр күк йөзендә кояш нурлары рәхәтлегеннән оеп хәрәкәтсез калган ак болыт йомарламнары. 3) Гаҗәеп бер тынлык. 4) Шул рәхәт тынлыкта, йокымсырап яткан басу юлын уятып, ике дәү кеше килә. 5) Дәү кешеләребез – абыйлы-сеңелле Фәрит белән Фәридә. 6) Абыйсына инде җиде яшь, ә сеңлесенә биштән дә артып китте. 7) Сандалиларын кулга тотып, җылы, табаннарны кытыклап көләсене китерә торган шаян тузанга ялан тәпиләре белән лап-лоп басып, иркенләп атлый балалар. 8) Эре сипкелләр төшкән аксыл чырайлы битләренә <...> ак күлмәкләренә, панамкаларына да соргылт тузан кунды инде. 9) Кунасы килә икән, кунсын әйдә. 10) Һаман саен: “Тузанга басма! Күлмәгеңне буяма!” – дип кычкырып теңкәгә тия торган әниләре юк әле монда. 11) Һаман саен борынын пошкырдатып, сүзсез генә шелтәли торган әтиләре дә юк. 12) Әй, азрак кына онытып торсаң да ярый шуларны. 13) Монда бер сүз дәшмичә әнә ничек матур елмаеп карый торган кояш та ак болытлар, алга чакырып торган юл да серле арышлар гына бар. 14) Өйдәгедән әллә никадәр күңелле монда. 15) Чын әгәр! 16) Ышанмасагыз, башта Фәритләрнең өендә торып, ә аннары шушы иркенлеккә чыгып карагыз. 17) Әтисе белән әнисен ну кызык итте бүген Фәрит. 18) Иртәнге чәйне эчкәч тә, беркемнән дә сорамыйча, беркемгә берни әйтмичә генә, өйдән чыгып ките. 19) Билгеле инде, матур сеңлесен дә үзеннән калдырмады. 20) Менә инде хәзер үз авылларыннан ике чакрымдагы Дуслар авылына баралар. 21) Маһирә әбиләренә, кунакка. 22) Ә беләсезме, әбиләре әйбәт аларның, матур да. 23) Анысы, ул барында тузанга болай рәхәтләнеп, лап-лоп итеп баса алмыйсың, өстәл янында аягыңны да селкетеп утыра алмыйсың. 24) Утырып кара, әбиләре әни белән әтидән дә усал! 25) Тик, ул ачуланса да, болай гына, тыштан гына ачулана. 26) Ә эченнән һаман да шул әйбәт әби булып кала. 26) И, әйбәт әбиләре озак кунак итәр әле. 27) Ә бәлки, дәү үскәнче дә шунда торып калырлар. 28) Әбисе картаеп китә икән, абыйсы Фәридәне үзе дә бага ала ич. 29) Ә әнисе белән әтисе әнә үзләре генә торып карасыннар. 30) Аларга шулай күңелле булыр... 31) Һе! 32) Әнисе, мөгаен, ул берни дә аңламый дип белә инде. 33) Барысын да аңлый ул! 34) Әниләре көнозын сукрана, әтиләрен тирги. 35) Имеш, әнә күрше Ризван абыйлары ничек торалар! 36) Имеш, әнә Хатип абыйларын кара син! 37) Булса соң! 38) Ә әтиләре гаеплеме моңа? 39) Әниләре
һәрвакыт: “Барысына да син гаепле, син уңмаган, син булдыксыз!” – дип тиргәнә. 40) Хәтта еш кына матур әйберен югалткандай өзгәләнеп елап та ала. (Р. Фәизовтан*) *Радик Фәизов (1931) – танылган язучы-прозаик, журналист.
Чагыштыру кулланылган җөмләне билгеләгез. 1) Ә эченнән һаман да шул әйбәт әби булып кала. 2) Хәтта еш кына матур әйберен югалткандай өзгәләнеп елап та ала. 3) Абыйсына инде җиде яшь, ә сеңлесенә биштән дә артып китте. 4) Билгеле инде, матур сеңлесен дә үзеннән калдырмады.
Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне билгеләгез. 1) Һаман саен: “Тузанга басма! Күлмәгеңне буяма!” – дип кычкырып теңкәгә тия торган әниләре юк әле монда. 2) Көн иртәдән үк искиткеч! 3) Аларга шулай күңелле булыр... 4) Ә бәлки, дәү үскәнче дә шунда торып калырлар.
Сөйләм теленә хас үзенчәлекне билгеләгез. 1) йокымсырап яткан (4 нче җөмлә) 2) сипкелләр (8 нче җөмлә) 3) ну кызык итте (17 нче җөмлә) 4) аңламый дип белә (31 нче җөмлә)
2 нче өлеш
28 нче җөмләдән ясалма фигыльне күчереп языгыз.
38-40 нчы җөмләләрдән ачулана сүзенең синонимын күчереп языгыз.
8 нче җөмләдә <...> тамгасы урынына куелырга тиеш тыныш билгесен языгыз.
14-16 нчы җөмләләрдән тарлыкка сүзенең антонимы кулланылган җөмләнең номерын языгыз.
7-9 нчы җөмләләрдән кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар кулланылган җөмләнең номерын языгыз.
Беренче абзацтан туры сөйләм элементлары кулланылган җөмләнең номерын языгыз.
8-11 нче җөмләләрдән тасвирлау элементлары булган җөмләнең номерын языгыз.
31-36 нчы җөмләләрдән тойгылы җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.
3 нче өлеш
Текст нигезендә инша (сочинение) языгыз. Текст авторы тәкъдим иткән проблемаларның берсен формалаштырыгыз һәм аңлатыгыз (цитаталар китерү белән артык мавыкмагыз). Автор (хикәяләүче) позициясен формалаштырыгыз. Укылган текст авторының фикерләре белән килешү яки килешмәвегезне языгыз, сәбәбен аңлатыгыз. Үз җавабыгызны, беренче чиратта, укыганнарыгызга, шулай ук белемегезгә һәм тормышта күзәткән күренешләрегезгә нигезләнеп дәлилләгез (беренче ике дәлил игътибарга алыначак). Иншаның күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнмичә язылган эш бәяләнми. Әгәр инша сөйләп чыгу яки чыганак текстны теге яки бу аңлатуларсыз тулысынча күчереп язу формасында гына булса, мондый эш нуль балл белән бәяләнә. Иншаны пөхтә, аңлашылырлык итеп языгыз.
Татар теленннән бердәм республика имтиханы эшен бәяләү системасы
1 нче өлеш
1 нче өлешнең һәм биремендәге дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә. Ике һәм күбрәк (шул исәптән дөрес җавап та), хата җавап яки җавап булмаса, 0 балл куела.
2 нче өлеш
3 нче өлеш
3 НЧЕ ӨЛЕШНЕҢ СЫЙФАТЛАМАСЫ
Татар телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен (20/1) имтихан эшен бәяләү критерийлары
Грамоталылыкны (К7-К10) бәяләгәндә, укучы язмасының күләме исәпкә алына. Таблицада күрсәтелгән бәяләү нормалары күләме 150-300 сүздән торган язмаларны бәяләү өчен тәкъдим ителә. Әгәр укучының язмасы 70 сүздән кимрәк булса, андый эш 0 балл белән бәяләнә, бирем үтәлмәгән булып санала. Әгәр укучының язмасы 70 сүздән 150 сүзгә кадәр күләмдә булса, К7-К10 нчы критерийлардагы хаталары киметелә. Бу критерийлар буенча 2 балл түбәндәге очракларда куела: К7 – орфографик хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар); К8 – тыныш билгеләренә кагылышлы хаталары юк (яки тупас булмаган 1 хатасы бар). Бу критерийлар буенча 1 балл түбәндәге очракларда куела: К7 – хатасы 2 дән артык түгел; К8 – 1-3 хатасы бар; К9 – грамматик хаталары юк; К10 – сөйләмгә кагылышлы хаталары 1 дән артык түгел.
Әгәр укучының язмасы 70 сүздән 150 сүзгә кадәр күләмдә генә булса, К7-К12 критерийлары буенча югары балл бөтенләй куелмый. Әгәр укучының язмасында автор текстының эчтәлеге генә чагылыш тапса яки автор тексты бернинди аңлатмаларсыз күчереп кенә алынган булса, К1-К12 нче критерийлары буенча бу эш 0 балл белән бәяләнә. Чыганак текстка нигезләнмичә язылган эш бәяләнми.
| ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Просмотров: 2665 | Загрузок: 98 | Комментарии: 1 | |
Всего комментариев: 1 | ||
| ||