Главная » Статьи » Мои статьи

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты

Аннотация

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты – татар әдәбиятының иң катлаулы чоры. Биредә бик күп яңа исемнәр, әдәби, тарихи күренешләр, гадәти булмаган сүзләр һәм төшенчәләр белән очрашасың. Аннан соң әлеге темаларны укытучының телдән сөйләве, аңлатуы укучыларны дәрестә ардыра. Ә менә  “Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты” интерактив дәреслеге минем әдәбият дәресләремне җанландырды, укучыларымны кызыксындырды, дәрестә актив рәвештә эшләргә мәҗбүр итте.

“Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты” интерактив дәреслеге - әдәбият укытучысы өчен менә дигән “хәзинә.” Бу интерактив дәреслек Борынгы һәм Урта гасыр дәверен укучыларга үтемле, аңлаешлы, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп биргән.  

Интерактив дәреслек, беренчедән, һәр чорның һәм шул чорда иҗат иткән күренекле әдипләрнең тормышы, иҗаты турындагы өстәмә мәгълүматларга бай булуы, Хатыйп абый Миңнегуловның видеоролигы, тестлар, карталарның, текстларның үзләре булуы белән әһәмиятле. Икенчедән, үзеңә кирәкле мәгълүматны күчереп алырга мөмкин. Өченчедән, мөстәкыйль рәвештә компьютерга “ияреп”, белемнәрне иҗади рәвештә эзләнүләр, фикер йөртү аша үзләштерергә мөмкин. Дүртенчедән, дәрестә вакыттан нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге туа. Укытучы аз гына вакыт эчендә, теманың катлаулырак өлешләрен төрле күрсәтмәләр  ярдәмендә төшендерә, аңлата, раслата ала. Гомумән алганда, “Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты” интерактив китабы - укучылар һәм укытучыларга белем алуда бик яхшы дәреслек.

Гади генә авыл мәктәбендә, компьютер аша гына булса да, профессор Хатыйп абый Миңнегуловның сөйләвен ишетү  укучыларны җанландырып җибәрә.

Интерактив дәреслектә бирелгән тестлардан файдалану, укучыларга җавап вариантларын сайлап алу гына түгел, аларның дөреслеген тикшерү мөмкинлеге дә тудыра.

Электрон әсбаптан файдалану фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлылык, активлык һәм мөстәкыйльлек кебек дидактик принципларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә

“Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты” интерактив дәреслеге укучыларда әдәбият фәне белән кызыксынучанлыкны арттыра, белем сыйфатына, уку – укытуның нәтиҗәлелегенә  йогынты ясый.

 

 

 

                                                                Насыйрова Әлфия Хәмисовна –

                                       Лаеш муниципаль районы Татар Янтыгы

                                       урта  гомуми белем бирү мәктәбенең югары

                                       категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                       

 

Категория: Мои статьи | Добавил: баскетболист (13.05.2014)
Просмотров: 2701 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: