Главная » Статьи » Мои статьи

Юмор һәм сатира әсәрләренең үзенчәлеге

Тема. Юмор һәм сатира әсәрләренең үзенчәлеге

(Ф.Әмирханның “Сәмигулла абзый” хикәясендә арттыру алымы)

 

Максат. 1. Юмористик  әсәргә анализ бирергә өйрәнүне дәвам итү.

                 2.Ф. Әмирханның “Сәмигулла абзый” хикәясендә арттыру алымын

                  ачыклау.

                 3. Ф. Әмирханның “Сәмигулла абзый” хикәясе аша укучы күңелен-

                    дә әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү

                 3. Әдәбият дәресләрендә укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү

                    өстендә эшне дәвам итү

 

Өйрәнелә торган материал. “Сәмигулла абзый” хикәясе

 

Җиһазлар.   Ф.Әмирхан портреты, транспарантлар, дәрескә модельләр

 

Дәрес барышы  

 

I. Мотивлаштыру - ориентлаштыру

1. Психологик уңай халәт тудыру.

-Хәерле көн. Исәнмесез, укучылар. Әдәбият дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар, бүгенге әдәбият дәресебезгә күп кунаклар килде. Халкыбызда “Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач” дигән әйтем бар. Әйдәгез, без дә, елмаеп, кунакларыбызны сәламлик.

Көтелгән җаваплар.  (Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар. Хәерле көн, кадерле кунаклар. Сезнең килүегезне без зур түземсезлек белән көттек. Ерак юллардан килгәндә, бик арымадыгызмы?  Безнең мәктәптә көннәрегез күңелле үтсен. Дәресебезгә рәхим итегез.)

         - Узган дәресләрдә без нинди уку мәсьәләсе өстендә эшли башладык?

Төркемнәрдә эш.

Көтелгән җаваплар. Узган дәресләрдә без юмористик һәм сатирик әсәрләрне, аларның үзенчәлеген өйрәнә башладык. Мәзәкләрдә, әкиятләрдә, шигырьләрдә юмор һәм сатира алымнарын табарга өйрәндек.

 

2. УМ кую ситуациясе. Шул белемнәребезне искә төшерү максатыннан без тест сорауларына җавап биреп алырбыз.

Төркемнәрдә эш. (Тестларга җавапларны төркемнәрдә башкаралар, бер – берсе белән алыштырып тикшерәләр)

- Кайсы сорауга җавап бирергә авырыксындыгыз?

- Димәк, нинди уку мәсьәләсе өстендә эшләрбез?

- “Сәмигулла абзый” хикәсен анализларбыз.

 

3. Өй эшен тикшерү. Өйдә сезгә Ф.Әмирханның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүматлар табып килергә килергә кушылган иде.

- Ф. Әмирханның тормыш юлы, иҗаты турында нинди мәгълүматлар таба алдыгыз?

         - Фатих Әмирхан 1886 нчы елның 1 нче гыйнварында Казанда мулла гаиләсендә туа. Зиһенлеген, укуга сәләтен яшьтән күреп, аны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Югары сыйныфларга җиткәч, ул үзлегеннән русчага өйрәнә. Университетка укырга керер өчен, студент Гассардан рус телен һәм әдәбиятын өйрәнә.

         Фатих Әмирхан мәдрәсәдә укыганда ук яза башлый, иҗтимагый эшләрдә актив катнаша. Җитдилеге, үткерлеге, уй – фикерләрендә мөстәкыйльлеге белән ул башкалардан аерылып тора. 1903 – 1904 елларда мәдрәсәдә шәкертләр хәрәкәтенең башында тора, аның җитәкчелегендә әдәбият түгәрәге эшли, кичәләр үткәрелә. Шул вакытта ук ул рус Европа әдәбиятын кызыксынып укый, галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнә.

- 1906 – 1907 нче елларда Фатих Әмирхан Мәскәүдә “Тәрбиятель әтфаль” (“Балалар тәрбиясе”) журналында сәркатип булып эшли.  Анда җитди мәкаләләр яза, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Дания язучысы Андерсенның “Мәхәббәтсез үрдәк баласы” исемле әсәрен тәрҗемә итеп, аны журналда бастыра. Ул “Аң”, “Әлислах”, “Кояш” “Кызыл Армия”, Татарстан хәбәрләре”, “Эш” газеталарында, “Ялт – Йолт” сатирик журналында эшли. Аның вакытлы матбугатта эшләвен мин модельләштереп тә килдем.

- 1907 нче елда Фатих Әмирхан Казанга кайткач, көтелмәгән бехетсезлеккә очрый: аның ике аягы һәм уң кулы белән битенең уң ягын паралич суга. Егерме бер яшьлек егет хәрәкәтсез кала. Әдип гомере буе аягына баса алмыйча, кеше ярдәме белән коляскада йөрергә мәҗбүр була. Шундый хәлендә дә төшенкелеккә бирелмичә иҗат эшен дәвам итә. Замандашлары Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Шәриф Камаллар белән бер сафта атлый.

- Фатих Әмирхан “Сәмигулла абзый”, “Танс кичәсе”, “Хәзрәт үгетләргә килде”, “Нәҗип”, “Ул үксез бала шул”, “Фәтхулла хәзрәт” кебек хикәяләр, повестьлар иҗат итә. Шулай ук аның “Яшьлә”, “Тигезсезләр” исемле сәхнә әсәрләре дә бар. Монда ул заманының иң әһәмиятле вакыйгаларын сурәтли.

- Фатих Әмирхан янына артистлар, язучылар, матбугат хезмәткәрләре, сәнгать әһелләре даими йөргәннәр, аннан киңәшләр алганнар, чөнки әдип кешенең шатлыгын да, кайгысында ихлас уртаклаша белгән.

- Фатих Әмирхан үзеннән соң зур әдәби мирас калдыра. 1926 нчы елның 9 нчы март иртәсендә язучы каты авырудан вафат була. Аның кабере Казанда, Яңа Бистәдәге татар зиратында.

Укытучы.

- Рәхмәт, укучылар. Фатих Әмирхан турында күп кенә мәгълүмат туплагансыз. Язучы турында сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Фатих Әмирхан – шәһәр халкын, аның гореф – гадәтен яхшы белгән чын зыялы Казан кешесе. Җыелышларда, мәҗлес – туйларда күркәм кешеләр белән очрашу, кешеләрдә булган рухи матурлыкны, күңел киңлеген, яшәү ямен күрә, алар белән аралашу, әңгәмә кору, әдипнең яраткан шөгыле була. Төрки телләрдә гарәпчә, фарсыча, урысча иркен укуы һәм сөйләшүе өстенә, аның француз теленнән дә хәбәрдарлыгы билгеле. Ул Казанда татар театрын җанландырып җибәрүчеләрнең дә берсе була. (Аннан соң укытучы тактадан укый)  

Фатих Әмирхан – татар әдәбияты тарихында гына түгел, бөтен татар иҗтимагый тарихында иң күренекле урын тоткан, вакыты буенча кечкенә.ләкин әһәмияте буенча чиксез зур булган бер буынның үзәгендә торган кеше.

Үзбәя. (тест сораулары, өй эше буенча белемнәрне бәяләү)

II. УМ адымлап чишү.

1. Сүзлек өстендә эш. “Сәмигулла абзый” хикәсен укыганда сезгә аңлашылмаган сүзләр очрадымы?

 Химаясе – игътибары

 Мотлак – һичшиксез

 Муафыйкъ – яхшырак

 Бәгъзе – кайбер

2. “Сәмигулла абзый” хикәсен анализлау. Хикәяне анализлый башлаганчы, анализ тәртибен искә төшерик әле.

Әсәргә анализ ясау

  • Вакыйгаларга бүлү
  • Ике өлешкә калдыру
  • Конфликт табу

- Әсәрдә ничә вакыйга бар? (4 вакыйга)

  • Автор башта Сәмигулла абзыйның үткән эшләре турында сөйли
  • Мәҗлес вакыйгасы
  • Мәкәрҗә вакыйгасы
  • Төш вакыйгасы

- Ә хәзер берәрегез “Мәҗлес” вакыйгасының кыскача эчтәлеген сөйләп китегез әле? (1 укучы сөйли)

- Эчтәлекне тагын да кыскарак итеп әйтеп буламы? (Сәмигулла абзыйның яман гадәте һәм шул гадәтнең күңелсез вакыйгасы)

- Укучылар, менә шушы гади генә эчтәлекне беренче вакыйгадан да эзләп карагыз әле?

( Беренче вакыйгада да чәй – шикәр белән булышырга яратучы Сәмигулла абзый кирәк – кирәкмәс җиргә тыгылып, Маһитап абыстайның да, кызының да теңкәсенә тиеп бетә. Күңелсез нәтиҗә монда да бар.)

 

- Ә “Мәкәрҗәгә җыену” вакыйгасында Сәмигулла абзый нишли?

(Монда да Сәмигулла абзый чәй – шикәр белән мавыгып, пароходка соңга кала. Улының ачуын китерә)

- Өч вакыйгада да охшаш яклар бармы? (һәрберсендә Сәмигулла абзый чәй – шикәр белән мавыгып, якыннарына күңелсезлек китерә. Вакыйгалар күңелсез тәмамлана).

- Бу охшаш вакыйгаларны берләштерсәк, әсәрнең бер өлеше табыла. Әсәрнең беренче өлешенә нинди  исем куяр идегез? (Гадәт һәм аның нәтиҗәсе)

 

- Әлеге өч вакыйганың  соңгы “Төш” вакыйгасы белән аермасы бармы?  

(1 укучы төш вакыйгасын сөйли. монда Сәмигулла абзый киреләнми дә, вакланмый да, төпченми дә ...)

- Шулай булгач, әсәрнең икенче өлеше нинди була? (Төш, дәфтәрдә модельне тулыландырабыз)

Әсәрнең өлешләре

       
   

 

 

                  Гадәт һәм аның нәтиҗәсе              Төш

 

- Әсәрне өлешләргә бүлдек, хәзер бу ике өлештән дә юморның үзенчәлеген - арттыру алымын, гиперболаны эзләп карыйк. (Икенче өлештә арттыру алымы бар. Анда Сәмигулла абзыйның хыялы адәм ышанмаслык була)

- Сәмигулла абзыйның гаять ләззәтле төшен кайсыгыз сәнгатьле итеп укып күрсәтә? (1 укучы укый)

- Беренче өлештән чәй – шикәр тирәсендә мәйханә килгән урыннарны укыгыз әле. ( Шул урыннарны табып рольләргә бүлеп укырга)

- Бер үк әйберне кабатлау авторга ни өчен кирәк булды икән? Бер үк әйберне берничә тапкыр кабатласак мәгънәсезлек була түгелме соң? ( Бер үк әйберне берничә тапкыр кабатлау арттыру алымы була. Әлеге хикәядә автор, Сәмигулла абзыйны һаман чәй – шикәр янында мавыктырып, көлкеле образ тудырырга тели).

Укытучы. Нәтиҗә. Нинди булса бер сыйфатны адәм ышанмаслык дәрәҗәгә үстерү, киметү һәм кабатлау арттыру алымнары төренә керә.

- Сәмигулла абзыйның холкы нинди? (Дәфтәргә модель төзергә)

- Сәмигулла абзый бәхетлеме?

  • Мин аны бәхетле дип уйлыйм, чөнки ул чәй – шикәр янында мавыгып үзендә рәхәтлек, шатлык таба.
  • Ә мин аны бәхетсез дип уйлыйм, чөнки туганнары аны белсәләр дә, ә бит башка кешеләр аны белми, аны аңламый. Башка келәргә начарлык эшләгән кебек килеп чыга.

- Ничек уйлыйсыз автор үз героен яратамы?

  • Ул аны ярата дип уйлыйм. Шуңа күрә ул аның бөтен вак – төяген сурәтли. Ә менә вакчыллыгыннан, күбрәк үзе турында уйлап әдәпне онытканы өчен аңардан җиңелчә көлә.

- Әлмәндәр карт та, Сәмигулла абзый да – юмор әсәрләренең персонажлары. Алар икесе дә безне көлдерә? Ничек көлдерәләр?

  • Әлмәндәр – үзе үткен фикерле карт. Ул башкаларның күңелләре булсын дип көлдерә. Ә Сәмигулла абзый – үткен фикердән мәхрүм. Ул башкаларның үзеннән көлүен дә абайламый. Үзе көлкегә кала.
  • Кайсы герой сезнең күңелегезгә якынрак? 

¨ Әлмәндәр карт күңелгә якынрак, чөнки ул үзенең көлүе, юморы белән кешегә яхшылык эшли.

- Шулай булгач нәтиҗә чыгарып карыйк инде. Тормышта нинди булып калырга кирәк?

¨ Тормышта начар гадәтләрне үзеңдә булдырмаска кирәк, булса алар белән көрәшергә кирәк.

¨ татар халкында “чир китә - гадәт китми” дигән әйтем дә бар. Чынлап та авыру китә, ә гадәт китми.

¨ Бу әсәр безне әдәпле булырга өйрәтә, начар гадәтләргә өйрәнмәскә куша. Үзеңне Сәмигулла абзый кебек көлкеле хәлгә калдырмаска куша.

- “Әдәп төбе – матур гадәт” тә дип әйтә татар халкы. Әдәпле гадәтләре күркәм булган кешене бөтен кеше дә ярата.  

III. Рефлексия.

  1. Рефлексия, кабатлау.

- Без бүгенге дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек

- Ничек белдек?

2. Үзбәя

3. Өй эше

А). Тормышта Сәмигулла абзыйга охшаш кешеләр юкмы? Шул хакта сөйләргә әзерләнегез.

Ә) Әсәр буенча тест сораулары әзерләп килегез.

Б) Сәмигулла абзыйның чәй – шикәр белән мавыгуын тагын бер вакыйгага бәйләгез.

 

Категория: Мои статьи | Добавил: баскетболист (13.05.2014)
Просмотров: 1872 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: